Алга
  • Рус Тат
  • Тәрәзәсендә ут күрсәк, сөенәбез

    Үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы Эдуард Мәхмүтовичтан: "Быел игеннәр ничегрәк соң?" - дип сорый Мөнирә апа Сираева. Һәм күңел юатырлык җавап ишеткәч, җиңел сулап куя.


    Туксанны тутырса да, Шәле авылының иң өлкән акъәбиләренең берсе Мөнирә Гәрәй кызы тормыштан артта калмый. Пенсионерларга хас булганча, көндәлек яңалыклар, райондагы, илдәге хәлләр белән кызыксына. Ул яңалыкларны газеталардан да укып белә. Газетаны күзлексез укый әле.
    - Әле оек-бияләй дә бәйли иде, ишле гаиләгә ашарга пешерде, - диләр өйдәгеләре. - Ул хәзер дә яшенә күрә бик хәрәкәтчән, тынгы белми. Үзен-үзе карый ала, бөтенесен үзе эшли.
    Аның үткән көннәр турындагы хикәятен тыңлап торганда, ирексездән уйлап куйдым: озын гомере сере дә менә шулдыр дип. Авыл тормышы гел хәрәкәттә булуны таләп итә. Аягың йөгермәсә, авызың шапылдамый, диләр бит. Мөнирә апага карап моңа тагын бер кат инанасың. Ул авылдагы, дөньядагы хәлләр, гомумән, бөтенесе белән кызыксынып тора. Бөтенесенә үз фикере бар. Колак бераз катыланган. Ә болай карап торганда әбигә туксанны бирә алмыйсың. Билгеле, яшен алдан белмәсәң.
    Үзе турында сөйләгәндә, ул барлык авыл кешесе кебек, аз сүзле иде. Узган гасырның төгәлрәге, 1924 елның 15 июлендә күп балалы гаиләдә туган. Аңардан тыш әле тагын сигез абый-апасы булган. Ул бишенче бала. Балачак, үсмер еллар бик тиз үтеп киткән. Аннары кияүгә чыккан. Ире Зыятдин абый белән озын, бәхетле гомер кичергәннәр.
    - Аның гүр иясе булганына унике ел үтте. Аны күп кеше әле дә мактап телгә ала, - ди моңсуланып Мөнирә апа. - Яхшы кеше, эшчән иде. Озак еллар сельпода эшләде. Бергәләп нык, зур йорт җиткердек. Биш бала үстердек.
    Бүген аның җиде оныгы һәм унбер оныкчыгы бар. Өлкән яшендә ул ялгыз түгел - янында килене бар. Аның белән бер-берсен ярты сүздән аңлап, килешеп, 42 елга якын яшәгәннәр. Хәзерге заман өчен бик зур сан бу!
    - Кайнанам әле дә төпле киңәшләрен бирә миңа. Ә мин каршы килмим. Аның сүзенә колак салам. Ул күп яшәгән, күпне күргән. Белмәгән эше юк. Ирем белән миңа да ярдәм итте. Мин балага ике ай чагында ук эшкә чыктым. Аңа ярдәме, төпле киңәшләре өчен бик рәхмәтлемен. Ул тормышны көйләп, җайлап алып бара белә.
    Безнең сүзгә әбинең кызы Тәнзилә дә кушыла.
    - Әниебез әти сүзеннән бер дә чыкмады. Ул ни әйтә, аныкы дөрес була, ул хаклы иде, - дип ата-анага мөнәсәбәтен белдерде.
    Мөнирә апаның бөтен гомере колхоз белән бәйле. Ул чакларда колхоз республикада данлыклы була. Хуҗалык зур, эш күп. Әле бер эшкә, әле икенчесенә чабасы. Урагын да урганнар, печәнен дә чапканнар... бер эштән дә качып йөрмәгәннәр. Ни эшләргә кушсалар, шуны үтәгәннәр. Яшьтәшләре дә шундый булган. Ул вакытларда башкача мөмкин дә булмагандыр. Заманы, таләбе шундый булгандыр.
    Гади авыл хатыны тормышында тугыз дистә елда ниләр генә булмагандыр. Яшьлек еллары кырыс сугыш елларына туры килгән. 1942 елда, әле яңа гына 18 яше тулган кызны Казанга җибәрәләр. Анда янгынчылар командасында хезмәт итә.
    - Мин алтынчы номерда идем. 1946 елда гына өйгә кайттым. Дүрт ел ярым хезмәт иттем, - дип сөйли ул.
    Район башлыгы Эдуард Дияровның котлауларын тыңлап торганда да ул чын күңелдән рәхмәтләр әйтеп, елап та алды.
    - Рәхмәт сезгә, олылаганыгыз өчен! - дип куанычын яшермәде.
    Истәлек рәсеменә төшкәндә, ниһаять, елмаеп та җибәрде.
    Алар гаиләсендә күптән түгел олы кайгы булган - гаилә башлыгы үлеп киткән. Шуның өчен дә котлауларны кабул иткәндә, куанычы тулы түгел иде.
    Бүген аның бар куанычы, сөенече - балалары, оныклары, оныкчыклары.
    - Без ул булганга бәхетле. Бөтен уебыз аның турында, - диде Тәнзилә апа. - Минем үземә дә 65 тулды. Үзем дә әби инде. Күңелем белән мин шул ук бала. Һәм әнием янына килүемә бик шатланам. Көн дә килеп булмый, әмма эштән буш араларда киләбез. Ул безгә тәрәзәдәге ут яктысы кебек бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: