Алга
  • Рус Тат
  • Центовскийларның тылсымлы бакчасы

    Бу көннәрдә үсемлекләр дөньясындагы барлык төрләре гаҗәеп хуш исләр таратып утырган искиткеч бакчада булырга туры килде миңа. Флора патшалыгындагы Венгрия канәфере янәшәсендә алсу-кызыл җимешләре белән балан балкып үсә. Шунда ук тал агачы моңаеп утыра. Ә имән янында - миндаль үсә.

    Ирле-хатынлы Центовскийларның тылсымлы бакчасына килеп кергән һәркемне күңел тынычлыгы һәм рәхәтлек биләп ала. Зур гына мәйданда матур декоратив куаклар, мәңге яшел чыршылар, наратлар... Ә кәрлә агачлпарның очында төрле алкалар, күркәләр күзнең явын алып тора. Шунда ук төрледән-төрле чәчәкләр, йомшак чыршылар мендәр кебек кабарып үсә. Әлеге гүзәл бакчадагы манзара сине әкият дөньясына алып кереп китә.
    Ә бит кайчандыр биредә чүп-чар үләннәр үсеп утырган. 2000 елда Центовскийлар Казаннан Питрәчкә кайткач кына хәлләр яхшы якка үзгәрә. Бу кешеләр фән белән шөгыльләнүчеләр икән. Вера Степановна - математик, Владимир Михайлович - химик. Төгәл фәннәр белән мавыгучы кешеләр иҗатка да хирыс булып чыккан. Алар бөтен кишәрлекне чүп үләннәрдән чистарткан. Аннары трактор яллап, сукалаткан, агачлар утырткан. Башта Питрәч питомнигыннан дүрт чыршы, миләш, артыш агачлары алып кайталар. Берничә елдан үсә төшкән чыршылары төбендә Яңа ел каршылыйлар. Бүген бу агачлар әйләнесендә әйлән-бәйлән уйнап йөрергә мөмкин түгел. Алар
    шулкадәр үскән һәм күтәрелгән!
    Соңрак әлеге пар Владимир чияләре алып кайта. Шулай итеп чия бакчалары язын ап-ак чәчәккә күмелеп, июль айларында кара-кызыл җимешләре белән сөендереп тора.
    Центовскийлар тора-бара үсемлекләр дөньясын төрләндерергә тотына. Сочи дендрариясеннән төрле төрдәге чыршылыр алып кайталар. Исемнәре генә дә ни тора: форзиция - алтын куак, нарат - винтер-голд, туя - брабан, магонияләр һәм тагын әллә нинди сәер, без күреп ияләнмәгән агачлар...
    - Кичен бакчага чыккач, кичке салкынча һавадан башлар әйләнеп китә, җаннар тынычлана төшә, - дип сөйли хуҗабикә мине тылсымлы бакчасыннан йөрткәндә.
    Ул һәрберсе янына туктала. Һәркайсы турында сәгатьләр буе сөйли ала ул. Әмма иң яратканнары - ирис чәчәкләре икән.
    - Алар шундый матур, - ди ул. - Шул ук вакытта бик таләпчән дә түгелләр. Аларның миндә әллә ничә төре бар. Бу - минем мәхәббәтем!
    Шунда ук мине гадәттән тыш матур зәңгәр чыршылар янына алып китә. Аларның инәләре йомшак.
    - Болар иң яхшы чыршылар. Карагыз әле, нинди чибәрләр бит!
    Аның тавышында күпме горурлык яңгырый! Соклануына мин дә кушылып китәм.
    Кайберәүләр аның мавыгуларын гаҗәп дип бәяләр. "Тапкан утыртырлык нәрсә. Бәрәңге утыртса ни булган, дияр. Файдасы күбрәк булыр иде дип тә өстәр. Матурлык дөньяны коткарыр диелә бит бер гыйбарәдә.
    Шулай булгач, аларга килеп, шул гүзәллекне күреп китегез әле бер. Җаннарыгыз эреп китәр. Аларның ишекләре һәркемгә ачык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: