Алга
  • Рус Тат
  • Туган авыл - изге җир

    Соңгы елларда авыл бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнде. Үзенең туган җиренә карата күңелендә иң җылы хисләр йөрткән һәркем кендек каны тамган авыл туфрагын сагына, күп еллар читтә яшәсә дә бер кайтып авылдашлары белән күрешү өчен ашкынып тора. Белкино һәм Керәшен Сәрдәсе авыларында үткән бәйрәмгә әти – әниләре янына гел кайтып йөрүчеләр дә, инде сирәк булса да бушап калган туган йортларын барлап китүчеләр дә, буш нигезләрен сагынып кайтучылар да җыелган иде.

    - Без мондый бәйрәмне быел беренче тапкыр билгеләп үтәбез, шуңа күрә ул иң көтеп алынган бәйрәм, - диде Белкино авыл җирлеге башлыгы Алексей Меньшов. - Безнең Белкино - матур гореф-гадәтләре, үз тарихы һәм хезмәт сөючән халкы белән аерылып торган искиткеч авыл, - дип билгеләп үтте ул.
    Туган-үскән җир һәркем өчен иң кадерле урын. Аңа карата мәхәббәт төрле буын кешеләрен берләштерә. Белкино авылыннан Илья Иванович Мошков та үз балаларында туган авылга карата матур хисләр тәрбияли алган, ул гомере буе туган авылында эшләгән, бүген улы да монда яши һәм эшли. Бәйрәмгә Илья Иванович үзенең иң кечкенә оныгы Антон белән килгән - ул да авылдашларын кечкенәдән белеп үсәргә тиеш.
    - Мондый бәйрәмнең бездә булганы юк иде әле. Аның барлыкка килүе бик яхшы. Бу күрешү, аралашу, мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек, - ди Илья Иванович.
    - Авыл хәзер бераз бушап калды, шулай да безне, аның гөрләп торган елларын хәтерләүчеләрне, сөендереп торуын дәвам итә әле, - диде бу авылның тагын бер өлкән кешесе Виктор Павлович Блохин.
    Теләсә кайсы җирлекнең төп байлыгы – анда яшәүче халык, ә Белкинода данлыклы хезмәт ияләре яши, шуңа күрә бәйрәмнәрдә аларның берсен дә игътибарсыз калдырмаска тырыштылар. Иң өлкән яшьтәгеләрне дә, яңа туган сабыйларны да, күп балалы гаиләләрне дә, күп еллар тату, ныклы гаилә булып яшәүчеләрне дә онытмадылар.
    Авыл көнен Керәшен Сәрдәсе авылында да зур концерт программасы белән билгеләп үттеләр.
    - Без бу бәйрәмне ун елга якын билгеләп үтәбез, - диде җирле мәдәният йорты директоры Алексей Дементьев. Теләгән һәр кеше чыгыш ясый, җырлый, бии, үз сүзен әйтә ала. Әлбәттә, иң актив катнашучылар истәлекле бүләкләр дә алачак.
    - Мин монда туып-үстем, әмма инде утыз елдан артык Казанда яшим, - ди Евдокия Морозова, - бәйрәмнәргә һәрвакыт киләбез, туган җиребезне онытмыйбыз. Мондый матур кичә өчен оештыручыларга зур рәхмәт әйтәсе килә.
    - Мин дә конкурсларда катнашырга яратам, менә хәзер дә асфальтта чаңгы шуарга, җырларга телим, - дип сөйли Евдокиянең ун яшьлек кызы Карина. Аның тәҗрибәсе бар инде, Казан сабан туенда чыгыш ясаган.
    Сәрдәлеләр бәйрәменә якын-тирә авыллардан, мәсәлән, Чыты авылыннан Рәмзия һәм Илшат Зиннәтовлар килгәннәр иде.
    - Күршеләр ял итә белә безнең. Без һәрвакыт шулай бер-беребезгә кунакка йөрибез. Тиздән, 17 августта, бездә дә шундый ук бәйрәм булачак, күршеләр дә безгә килер, Алла боерса, - ди Рәмзия.
    Чарада иң актив катнашучыларга Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Петр Гаврилов һәм Питрәч районы мәдәният йорты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Азат Фазылҗанов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: