Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган көн һәм сәламәтлек: алар ничек бәйләнгән?

Испан галимнәре кешенең нинди айда дөньяга килүе белән сәламәтлеге арасында турыдан-туры бәйләнеш барлыгы хакында белдергән.

Адәм баласының сәламәтлеге нинди булачагы аның елның кайсы мизгелендә тууы белән бәйле, ди испан галимнәре. Бу фаразлар инде 1930 елда ук әйтелгән булган, хәзер исә аларның чынлап та шулай икәнлеге расланган.
Язгы сабыйлар киләчәктә төрле аллергияләрдән җәфа чигәргә мөмкин, чөнки әлеге вакытта үсемлекләр чәчәк ата, бу яшь организмга йогынтысын салмый калмый.
Җәй көне туган балалар - иң сәламәтләре. Алар киләчәктә озын, зифа буйлы булып үсә. Ә менә көз айларында дөньяга аваз салган сабыйлар арасында озын гомерлеләр күп була икән.
Җәен туган балалар сирәк авырый, ди белгечләр. Моның сәбәбе - аларның организмында Д витаминының җитәрлек күләмдә туплануы. Җәй туганнар башкалардан дөньяга оптимистик карашлары белән дә аерылып тора.
Көзен дөньяга килгәннәр арасында йөз яшькә җитүчеләр бихисап була. Бу күренеш кояш һәм файдалы азыкның бу мизгелдә әни кеше һәм аңардан сабый организмына күпләп керүе белән аңлатыла.
Кышын туган балалар, әлбәттә, ОРВИ һәм грипп эпидемияләреннән зарар күрә. Моның киләчәктә аларда үзәк нерв системасы авырулары һәм төрле психик тайпылышлар китереп чыгаруы ихтимал. Тик шул ук вакытта, галимнәр ассызыклавынча, нәкъ менә кышын туган шәхесләр үзләренең максатчанлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән сокландыра.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса