Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган телне кадерлиләр, яраталар, онытмыйлар

Районның 12 торак пунктында барлык теләүчеләр “Татарча диктант-2019” белем бирү акциясенә кушылды. Анда өч йөздән артык питрәчле катнашты. Акциянең төп мәйданчыгы Питрәч беренче мәктәбендә оештырылган иде.

Диктант берьюлы берничә аудиториядә узды. Аны язарга 70кә якын питрәчле – укучыларның ата-аналары, район үзәге оешмалары, учреждениеләре хезмәткәрләре килгән иде. Биредә ел саен грамоталылыгын тикшерүчеләр дә, беренче тапкыр килүчеләр дә булды. Акциядә катнашучылар парта артында үз урыннарын алгач, аларның кыюлыгы бераз артты. Алар үзләренең укучы булган вакытларын искә төшерделәр. Бүген алар, инде өлкәннәр, шул хисләрне кабат кичерделәр.
- Үзем курыкмыйм да кебек, шулай да  дулкынланам, - диде Рунисә Әхмәтшина.
- Мин икенче тапкыр диктант язам. Борчылмыйм, - диде Зәбидә Абдуллина. – Минем өч улым бар, алар миңа мәктәп программасын онытырга ирек бирмәделәр. Кичләрен дәреслекләр белән утырабыз, татар теле кагыйдәләрен дә бергәләп өйрәнәбез, - диде ул елмаеп.
Диктант язуда катнашу татар телен үстерә, грамоталы язуны популярлаштыра.
Диктант өчен Роберт Миңнуллин әсәреннән һәркемгә аңлаешлы өзек сайлап алынган иде. Текстны татар теле укытучылары укыды.
- Барысы да яхшы язар дип өметләнәбез. Акциягә килгән кешеләр туган телне кадерләүләрен, яратуларын, онытмауларын исбатладылар, - диде татар теле укытучысы Галина Чукурова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса