Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәвәккәл итә беләбезме?

Без еш кына: "Аллаһыга тапшырдык", "Аллаһыга тапшырыйк", – дип сөйләшәбез. Шулай да бу сүзләрнең тулы мәгънәсен, асылын аңлап бетерәбезме икән?

Ничек була соң ул – Аллаһыга тапшыру? Шулай эшләгән очракта без нинди хәлдә калабыз? Боларны карап үтик әле.
  Адәм баласы фани дөньяның кануннарына буйсынып яшәргә мәҗбүр. Ул төрле четерекле мәсьәләләр, кыен хәлләр алдында кала. Кайберләре бигрәк тә авырлыклар тудырырга һәм кешенең тормышын катлауландырырга мөмкин.
  Нәкъ менә шундый очракларда мөселман кешесе Раббысының ярдәменә, рәхмәтенә тагын да ныграк таянырга, мәсьәләне хәл итәр өчен бар тырышлыгын куеп, Раббысына тәвәккәл итәргә тиеш. Монда без зур хикмәт күрәбез. Беренчедән, кеше үз ягыннан тырышлык куя. Ул: “Мин тәвәккәл иттем, ничек булса, шулай булыр”, – дип утырмый, ә тырыша. Икенчедән ул тырышып кына калмый, көченнән килгәннең барын да эшләгәннән соң, галәмнәрнең Раббысына – барлык нәрсәне Үз Кодрәтенә алган Затка тәвәккәл кыла. Ягъни, ул тырышлык куйганнан соң, бар нәрсә өчен борчылып, кайгырып йөрми, ә тәвәккәл кылып, калебе белән барлык уй-теләкләрен Раббысына юнәлтә.
  Без менә нәкъ шушы чикне күрә белергә тиеш. Димәк, тырышлык куябыз, ә аннары Раббыбызга тәвәккәл итәбез.
  Пәйгамбәребез вакытындагы бер очрактагыча. Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһе риваять итә. Берьюлы Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер бәдәвинең җәмәгать намазына килгәч, дөясен бәйләмичә, иректә калдыруын күргән. Ул аннан: “Син нигә дөяңне бәйләмисең?” – дип сораган. Бәдәви: “Мин Аллаһыга тәвәккәл итәм”, – дип җавап биргән. Шунда Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Башта дөяңне бәйләп куй, аннан Аллаһыга тәвәккәл кыл", – дип әйткән (имам Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
  Моннан күп нәрсәләрне аңларга була, әлбәттә. Шуңа да башта сәбәбен кылыйк, тырышлык куйыйк, ә аннары Раббыбызга тәвәккәл итик, Аннан хәерле чишелеш, ярдәм сорап дога кылыйк. Әмма тырышлык кына куеп, Раббыбызга тәвәккәл итмәүче кешеләрдән булмасак иде. Раббыбыз Үзенә тәвәккәл кылучыларны ярата. Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: “Һичшиксез, Аллаһы [бөтен эшләрдә Аңа] тәвәккәл итүчеләрне сөя”.
  «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:159
  Моннан тыш, Раббыбызга тәвәккәл кылу безнең тормышыбызны күпкә җиңелрәк итә, күңелебезгә тынычлык китерә. Бу нигъмәткә салкын карамасак иде. Раббыбыз өчен бер генә кыен гамәл дә юк, Ул – Кодрәт иясе һәм Үзенең киң рәхмәте белән безгә ярдәм итү Аңа авыр түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса