Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төймәле телефоннарга ихтыяҗ арткан

Россиядә агымдагы елның беренче яртыеллыгында төймәле кесә телефоннарын сату күләме арткан.

Әйтик, “Связной” челтәре генә дә 3,1 миллион данә (6,7 процентка күбрәк) шундый телефон сатып җибәргән. “М.Видео-Эльдорадо” компаниясендә исә интернетсыз гаджетка ихтыяҗ бөтенләй дә 26 процентка үскән. Ә инде Price.ru бәяләр һәм товарларны чагыштыру сервисы белгечләре, үз чиратында, гомумән алганда, илдә төймәле телефоннар сату күләменең 44 процентка артуын әйтә, дип хәбәр итә “Коммерсантъ”.
Белгечләр бу хәлне бакча сезоны һәм якындагы чит илләрдән килүче эшче көчләр санының ишәюе белән аңлата. Моннан тыш бу байтак кына хезмәткәрләрнең “удаленка”га күчүенә дә бәйле: кешеләр аны арзанлы элемтә чарасы буларак куллана, ди алар.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса