Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тырыш хезмәт - уңыш китерә

Яз җитү белән терлекчеләр җиңел сулап куя – кышлатуны уңышлы гына тәмамлаганнар, терлекләр сау-сәламәт...

Узган ел уңай һава шартлары терлек азыгын, сенаж чокырларын запас белән тулыландырырга мөмкинлек бирде, шуңа да азык җитәрлек булды. Әмма башка мәшәкатьләр барлыкка килә. Күп сыерларны хәзер бозаулатырга әзерлиләр, шуңа күрә аларны савуны туктаталар. Алар өчен яхшы шартлар тудырырга һәм дөрес рацион булдырырга кирәк. Без Абдуллин Х.С. крестьян-фермер хуҗалыгында сезон авырлыкларын ничек хәл итүләре турында белергә булдык.

Хәбир Абдуллин крестьян-фермер хуҗалыгы моннан нәкъ ун ел элек, 2010 елда барлыкка килгән.
- Мин кечкенәдән мал-туар яраттым, - дип сөйли КФХ башлыгы. - Апас районында, мин тумышым белән шуннан, нигездә, шикәр чөгендере үстердек. Мин әнигә аны эшкәртергә булыша идем. Үсә төшкәч, җәйге каникулларда фермада терлекче, ә югары сыйныфларда тимерчелектә эшләдем.
Безнең гаилә, барлык авыл кешеләре кебек үк, мал-туар асрады. Миңа барыннан да бигрәк ат җигеп, йөк ташу  ошый иде. Җәй көне әти белән сыер, сарыклар өчен печән әзерләдек.
1991 елда безнең гаилә Питрәчкә күчте. Ул вакытта мин инде медицина институтын тәмамлаган идем. Район үзәгендә хирург булып эшли башладым. Тик минем мини-ферма ачу хыялым арта гына барды. Тиздән хыялым чынга ашты – Питрәчтә утыз баш терлеккә исәпләнгән ферма барлыкка килде. Хәзер биредә йөздән артык мөгезле эре терлек һәм биш ат исәпләнә. Минем «Малайзия» кушаматлы атларның берсе район Сабан туенда призер булды. Алга таба атларның баш санын арттырырга планлаштырам.
Фермада ике терлекче, сыер савучы, тракторчы һәм ветеринария табибы эшли. Хуҗалыкта тракторлар, автомобильләр, чәчү, урып-җыю техникасы, ашлык ваклагыч һәм башкалар бар. Терлек азыгы әзерләгәндә безнең хуҗалыкта эшчеләр күбрәк була. Безнең өч йөз гектарга якын җиребез бар, ике йөз гектарда бөртекле культуралар – арпа, бодай һәм башкалар үстерәбез. Калган участокларда күпьеллык үлән һәм люцерна чәчәбез. Шулай ук ике көтүлек бар, анда җәйге чорда сыерлар сусыл үлән белән туклана. Азыкны запас белән әзерлибез - печән, салам һәм фураж ашлыгы. Сенаж һәм силосны сатып алабыз.
Сөтне Казан предприятиеләренең берсенә һәм Муллагалиев А.Р. крестьян-фермер хуҗалыгына сатабыз, аерым кешеләр дә сатып ала, безнең продукция экологик яктан чиста санала.
Әлбәттә, хуҗалыкның уңышлы үсешендә фермада хезмәт куючы кешеләр мөһим роль уйный. Бездә үз эшләрен яхшы белүче кешеләр хезмәт куя. Малларны ашатырга да, тирес җыярга да булышалар. Яз көне мәшәкатьләр арта.  Терлекләргә вакцинация ясарга, витаминнар бирергә кирәк. Моның белән ветеринария табибы Рамил Камалетдинов шөгыльләнә, - дип аңлатты Хәбир Абдуллин.
Хуҗалыкта Павел Ванюшин эшли, терлекчелеккә кадәр ул столяр остаханәсендә эшләгән.
- Мин бозау караучы һәм шул ук вакытта терлекче булып эшлим, - ди Павел. Җәйге кызу чорда терлек азыгы әзерләүдә булышам. Көн буе диярлек терлекләр арасында, аларга яхшы тәрбия кирәк, бигрәк тә кечкенә бозауларга. Балта остасының күнекмәләре хуҗалык территориясендә йорт төзергә ярдәм итте, - дип билгеләп үтте ул.
Белозеровлар гаиләсе биредә биш ел хезмәт куя, алар безнең районга Пермь краеннан килгән.
- Без Питрәч районына кунакка килдек, - дип сөйли Татьяна һәм Евгений, - туганым безгә калырга тәкъдим итте. Ярый әле безнең фермада эшләү тәҗрибәсе бар. Сайланган эш һәм яшәү урыны безне канәгатьләндерә. Бергә эшлибез, шуңа күрә безгә җиңелрәк. Бер-беребезне алыштырабыз. Евгений миңа сыер саварга да  булыша. Эш көнебез иртәнге дүрттән башлана. Ял итәргә дә вакыт кала, - дип уртаклаштылар ир белән хатын.



Безнең районда тәүлеклек савым буенча алда баручы хуҗалыклар - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ - 21,6 кг, «Макс-Ойл» ҖЧҖ - 17,9 кг, Абдуллин Х.С - 15,6 кг. Быел бер сыерга уртача савым 15,4 кг тәшкил итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса