Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Төзелеш эшләре график буенча бара»

Үз-үзеңне изоляцияләү режимында «Царево усадьбасы» торак комплексында лицей төзү дәвам итә


Төзелештә эшләүчеләр битлекләр һәм дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән, социаль дистанция саклау таләбе катгый үтәлә.

Яңа Шигали авылының яңа микрорайонда мәктәп укучыларының әти-әниләре яңа белем бирү учреждениесе төзелеше тәмамлануын зур түземсезлек белән көтә. Бу хәл озакка сузылмас, аларның хыяллары бик тиздән тормышка ашачак.
Инде сентябрьдә үк «Царево усадьбасы» торак комплексында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты ярдәмендә 1224 урынга исәпләнгән Питрәч районында иң зур мәктәп ачылыр дип көтелә.
- Хәзерге вакытта эчке бизәү һәм инженерлык челтәрләре буенча эшләр бара – вентиляция, сантехника, электр, техник мәгълүмат системалары урнаштырыла, - диде прораб Фәнис Минегалимов.
Белем бирү учреждениесе территориясенең гомуми мәйданы - 21 мең квадрат метр. Киң коридорлы өч катлы бинада күп кеше сыешлы кабинетлар, ике иркен спорт залы, 460 урынга исәпләнгән киң ашханә, зур һәм кече касәле ике бассейн, 500 урынлы актлар залы бар. Бина дүрт блокка бүленгән.
- Без шулай ук якындагы территорияне төзекләндерү эшләренә дә керештек, - дип билгеләп үтә Фәнис Минегалимов. - Биредә тулы бер спорт комплексы булачак: футбол кыры, хоккей һәм баскетбол мәйданчыклары, йөгерү юллары. Эшләр график буенча бара. Июнь аена объект әзер булырга тиеш, - дип нәтиҗә ясады ул.
Уку йорты якташыбыз, Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев исемен йөртәчәк.


Бүгенгә объектта 220 кеше эшли, эшкә 8 берәмлек техника җәлеп ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X