Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңай үзгәрешләр һәркемгә кагылачак

Безнең илдә РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән 12 милли проектны гамәлгә ашыра башладылар.

Аларның төп максаты – илнең икътисади яктан алга китүен тәэмин итү генә түгел, ә һәр россияленең тормыш дәрәҗәсен күтәрү дә. Милли проектлар - теләсә кайсы төбәк, шул исәптән Татарстан өчен дә стратегик бурыч. Безнең республикада барлык төп проектлар гамәлгә ашырыла. Шушы көннәрдә Казанда милли проектлар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшче төркемнең уртак утырышы үтте. Анда район башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Питрәч районы Советында депутатлар фракциясе җитәкчесе Венера Игнатьева катнашты һәм безнең районда тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

Россия Президенты Владимир Путин май аенда кабул иткән, инде һәркемгә мәгълүм булган указында 2024 елга дөньяның әйдәп баручы икътисадлары бишлегенә керү, хәерчелекне ике тапкыр киметү, уртача гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыру һәм кайбер мөһим социаль-икътисади күрсәткечләрне кискен яхшырту бурычларын куйды. Хезмәт хакы, пенсия инфляциядән югарырак үсәргә, ә икътисад үсеше елына өч проценттан да ким булмаска тиеш. Моның өчен 12 милли проект - «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар», «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү», «Фән», «Цифрлы икътисад», «Мәдәният», «Кече бизнес», «Халыкара кооперация һәм экспорт»проектлары расланды. Безнең республика барлык юнәлешләрдә дә актив эшли. Безнең районда 7 милли проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган 10 объект депутатлар корпусы контролендә тора. Көек авылында «Демография» милли проекты кысаларында «Светлый» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Бүгенге көндә бүлеп бирелгән финанс средстволарының 46 проценты үзләштерелгән. Фундамент салынган, кирпечтән стеналар күтәрелгән, йомшак түбә ясалган, тәрәзәләр куелган. Хәзер эчке инженерлык челтәрләрен (суүткәргеч, канализация, электр) монтажлау эшләре бара.
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты «Царево утары» торак комплексы территориясендә тормышка ашырыла башлады. Монда 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзеләчәк. Хәзерге вакытта сынау свайларын сугу буенча эшләр тәмамланган. Яңа мәктәп үзенең беренче укучыларын 2020 елда кабул итәргә тиеш.
Эшләр «Мәгариф» милли проекты кысаларында да алып барыла. Татарстан Республикасының 97 белем бирү оешмасы исемлегенә «Хәзерге заман мәктәбе» федераль проекты кысаларында укучыларда заманча технологик һәм гуманитар күнекмәләр формалаштыру өчен матди-техник базаны яңарту чараларында катнашучы 4 мәктәп – Кощак, Ленино-Кокушкино, Шәле һәм Колай мәктәпләре керде. Бүгенге көндә проектның беренче этабын тормышка ашыру кысаларында биналарны ремонтлау өчен дефект исемлекләре: малайлар һәм кызлар өчен технология фәне буенча мастерскойлар, информатика һәм тормыш иминлеге кабинетлары төзелде. Тиздән Званка авылында яңа күп функцияле үзәк барлыкка киләчәк. Аны «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзиячәкләр. Ә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Питрәч район үзәк хастаханәсе ремонтлана. Бүгенге көндә йогышлы авырулар һәм бала тудыру бүлекләре, поликлиника һәм хатын-кызлар консультациясе ремонтланды.
Май аенда М-7 «Волга» - Татар Казысы-Казиле автомобиль юлында ремонт эшләре башланды. Алар «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында алып барыла. 2 километр озынлыктагы асфальт катламын җәю буенча эшләр башкарылды. «Экология» илкүләм проекты кысаларында ТатЦИК исемендәге торак пункт районында ясалма урман торгызу һәм Люткино авылы янында урман үрчетү буенча чаралар үткәрелде. Яфраклы һәм ылыслы агачлар утыртылды. Монда көзгә әле урманнарны табигый торгызуга ярдәм итү буенча эшләр планлаштырылган.
- Милли проектларны тормышка ашыру безнең районда депутатлар корпусының даими контролендә тора. Төп контроль чаралары - җәмәгатьчелекне җәлеп итеп төзелеш, территорияне төзекләндерү сыйфатын һәм эш графигын үтәү, җиһазлар сатып алуны тикшерү, - дип билгеләп үтте Венера Игнатьева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса