Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Участок инспекторы янәшә, кирәксә ярдәм итәчәк

Питрәч районында дүртенче полиция йорты төзелде. Шушы көннәрдә Татар Тау Иле авылында полиция уполномоченные участок инспекторы өчен тантаналы рәвештә административ торак бина ачылды.

Әлеге программа Татарстанда инде өченче ел эшләп килә һәм билгеле булганча бик уңышлы тормышка ашырыла. Аның нигезендә авылларда участок инспекторы өчен участок пункты һәм фатирны берләштергән йортлар төзелә. Соңгы өч елда Россиянең башка бер генә төбәгендә дә әлеге программаны тормышка ашыра алмаганнар. Ә Татарстан буенча, гомумән алганда, инде 423 административ-торак комплекс төзелгән. Шуларның дүртесе безнең районда. Кощак, Ленино-Кокушкино, Көек авылларында шундый офис эшләп килә инде һәм ниһаять Татар Тау Илендә дә шундый участок инспекторы офислары булдырылды.

Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин билгеләп китүенчә, мондый административ-торак биналар төзү "берьюлы ике куянны тотарга" мөмкинлек бирә. Беренчедән, участок инспекторлары уңайлы торак шартлары белән тәэмин ителсә, икенчедән, полиция хезмәткәрләре халыкка тагын да якыная, шуның белән килеп туган хәлләрне оператив рәвештә чишә алачак. Ел ахырына кадәр республикада тагын 162 административ-торак бина ачылачак.

Район башлыгы Эдуард Дияров әйтүенчә, әлеге программада катнашу безнең район өчен бик мөһим, чөнки участок инспекторы ул гади полиция хезмәткәре генә түгел, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә әзер, авыр вакытларда таянырга мөмкин булган кеше дә.

Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин участок инспекторы Рушан Силинга "Нива" автомобиле һәм йорт ачкычларын тапшырды.

Тантаналы чарада республика эчке эшләр бүлеге башлыгы район башлыгы Эдуард Дияровка, Татар Тау Иле һәм Богородск авыл җирлеге башлыклары Геннадий Шаров һәм Фәрит Фәезовларга, шулай ук "Универсал" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Шәйхетдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Артем Хохорин Татар Тау Иле халкын бәйрәм белән тәбрик итеп:

- Мине бу вакыйга бик сөендерә. Хәзер сезнең янәшәдә генә һәрчак ярдәмгә килерлек участок инспекторы яшәячәк, - диде.

Бер административ торак бинаның гомуми мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә. Аның 22 квадрат метры участок пункты вазыйфасын үти, калганы участок инспекторының торак мәйданы (3 бүлмә һәм аш бүлмәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса