Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Уен да гаделлеккә өйрәтә

Соңгы елларда ришвәтчелек, антикоррупцион тәрбиянең мөһимлеге һәм аңа каршы көрәш ысуллары турында күп язалар һәм сөйлиләр. Заманча җәмгыятьтә әлеге “чир” киң колач җәйде, шуңа да һәр бала кечкенәдән үк коррупция, аның куркыныч “чир” булуы турында белеп үсәргә тиеш. Безнең районда олылар өчен дә, балалар өчен дә коррупциягә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән күп кенә кызыклы һәм файдалы чаралар үткәрәләр. Кагыйдә буларак, алар балаларның хокукый культурасын үстерү һәм аларда антикоррупцион үзаң формалаштыруга юнәлдерелгән.

Шундый чараларның берсе – “Акчарлак” балалар сәламәтләндерү лагерендә үткән квест булды. Ул ришвәтчелеккә каршы торуга юнәлдерелгән күңел ачу, белем бирү уены формасында үтте. Квестны “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова оештырды. Чара Иреклеләр елына багышланган “Мәрхәмәтлелек юлыннан” профиль сменасы кысаларында үтте. Әлеге сменада лагерьдә алты яшьтән унсигез яшькә кадәрге йөз кыз һәм малай ял итә.  Смена бары җиде көн генә дәвам итә, әмма бу бик эчтәлекле һәм вакыйгаларга бай көннәр. Смена башлыгы Лилия Зарипова сүзләренчә, балалар өчен көнгә өч яисә дүрт чара үткәрелә, алар барысы да иреклелек, дуслык темасына багышланган.
- Бүген без балаларга коррупциянең нәрсә икәнен һәм ни өчен аның белән көрәшергә кирәк икәнлеген аңлатыр өчен, ришвәтчелеккә каршы көрәшү буенча квест үткәрәбез, - ди оештыручы Екатерина Галләмова. - Нәтиҗәдә, без материалны яхшырак аңлаган команданы һәм шушы вакыт эчендә аның нинди белемнәр алып өлгергәнен беләчәкбез.
Квестта дүрт команда катнашты, аларга биш станция үтәргә туры килде. Һәр станциядә балаларны төрле биремнәр белән спикерлар көтте. Алар биремнең ничек үтәлгәнен тикшерделәр һәм командага балл куйдылар, шул рәвешле, җиңүчеләрне билгеләделәр. Бер станция - бер киртә.
Монда теоретик һәм шулай ук иҗади мәйданчыклар булды. Балаларга аларның икесе дә ошады. Һәр станция балаларны берләштерде. Каядыр тоткарланырга һәм теоретик сораулар буенча фикер алышырга туры килде, ә каядыр балалар эксперимент үткәрделәр, ришвәтчелеккә каршы көрәшү буенча рәсем ясадылар, халык әйтемнәрен дә искә төшерделәр.
Чара ахырында җиңүчеләрне билгеләделәр. Бу - биш станцияне дә дөрес һәм тиз үткән "Шәфкатьлелек" өченче отряд балалары. Барлык катнашучылар да мактау грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Чайка Питрәч