Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Укучыларыбызга файдалы кидәшләр

    Көз күпләп гөмбә җыю чоры. Шул уңайдан киңәшләр бирү бер дә артык булмас, мөгаен.

    Әгәр гөмбәне танымыйсың, җыя белмисең икән, иң яхшысы - бу эшкә тотынмагыз. Җыя белсәң, шул ук көнне төрләре буенча аерып, черекләрен алып атып эшкәртергә кирәк. Кулдан сатып алмаска, чөнки кешеләрнең гөмбәне кайдан җыйганын белеп булмый.

    Гөмбә белән агулану гөмбә төреннән генә түгел, бу ризыкны күпме ашавыңа да, кешенең яшенә, аның сәламәтлегенә дә бәйле. Агулануны балалар һәм өлкән яшьтәгеләр аеруча авыр кичерә. Бала организмы гөмбәне, гомумән алганда, эшкәртә алмый. 14 яшькә кадәрге балага бу төр ризыкны ашау киңәш ителми. Бавыр, бөер авырулары булган кешегә дә артык күп ашаудан тыелырга кирәк. Белгечләр гөмбәнең деликатес булуын ассызыклый. Хәтта сау-сәламәт кешегә дә көненә 100-150 граммнан да күбрәк ашау киңәш ителми. Ә башка ризыкларны гөмбә белән алыштырырга ярамый.
    Гөмбәнең җир астындагы җепселләре була. Ул әйләнә-тирәдән минераль матдәләрне үзенә суыра. Әгәр бу җир зарарлы матдәләр белән тулган икән, гөмбә составында да агулы матдәләр бар дигән сүз. Ә гөмбәдәге авыр металларның тозы бавыр, бөерләрнең зарарлануына китерә.
    Киптерелгән, тозланган, маринадланган һәм консервланган гөмбәләрне чит кешеләрдән сатып алу бер дә киңәш ителми. Чөнки бер агулы гөмбә бөтен банканы пычратырга мөмкин.

    Гөмбә ашап агуланган очракта активлашкан күмер кабырга, ашказанын юдыртырга, эчәкләрне чистартырга (клизма ясарга), күбрәк сыеклык эчәргә, кичекмәстән, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: