“Урак башланырга санаулы көннәр калды“
Питрәч районы игенчеләре шушы көннәрдә уңыш җыюга керешәчәкләр. Урып- җыю машиналарының бер өлеше бүген традицион комбайннар парадында күрсәтелде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре ашлык җыю машиналарын тикшерү өчен "Рацин-Шәле" ҖЧҖ, "Газовик" ҖЧҖ һәм "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ хуҗалыкларында булдылар.
Авыл тормышында иң җаваплы чор - урак өсте якынлаша. Авыл хуҗалыгы техникалары паркының бүгенге көндә нинди хәлдә булуын бәяләү өчен хәзер менә дигән вакыт. Шуңа күрә бу атнада бөтен республика буенча традицион "Комбайннар парады" уза. Анда комбайннарның әзерлеге, аларның ремонт сыйфаты тикшерелә. Әлеге эш шунысы белән мөһим: ул уңыш җыюны югалтуларсыз башкарырга максат куя.
Эшкә ашлык җыю машиналарын әзерләгәндә, белгечләр ашлыкның коелу мөмкинлеге булган урыннарга аерым игътибар бирәләр. Комбайннар герметиклаштырылган булырга тиеш. Моннан тыш, аларда тиз ватыла торган детальләр комплекты һәм башкалар булырга тиеш. Чын ревизорлар белән килешкәндә, белгечләр бөтен нәрсәне диярлек тикшерәләр: техник талонның, аптечканың, ут сүндергечнең, яктырту приборларының төзеклеге, тормоз системасының, агрегат көйләгеченең булуын. Техниканың никадәр уңышлы эшләве һәм югалтуларсыз уңыш җыеп алу боларга бәйле.
- Һәрбер районның вакытында уңыш җыюга керешүе республика өчен бик мөһим. Бүгенге көндә булган барлык җитешсезлекләрне питрәчлеләр әле бетерергә өлгерәчәк, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының техник яңача коралландыру буенча сектор мөдире Ян Клетенков.
Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров сүзләре буенча, бу елда районыбызның хуҗалыкларына 32500 гектардан уңыш җыеп алырга туры киләчәк. Шуңа игътибар бирергә кирәк: бу елда техник культураларның, ягъни сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен чимал бирә торган үсемлекләрнең мәйданы артты. Безнең районда болар - кукуруз, рапс, көнбагыш. Аерым алганда, алар 6800 гектар тәшкил итә.
Ирек Рәсүлович комбайннарны әзерләүдә берникадәр җитешсезлекләр бар, ләкин, гомумән алганда, урып-җыюга Питрәч аграрийлары яхшы әзерләнгәнен билгеләп үтте. Тиз арада барлык җитешсезлекләр дә бетереләчәк.
Безнең районда бер комбайнга уртача авырлык 450 гектар тәшкил итәчәк. Бер комбайнга 400 гектар җир туры килгән хуҗалыклар бар. Ә "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖның һәрбер комбайны хәтта 750 гектардан ашлык җыярга тиеш булачак.
- "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ техник паркы бүгенге көндә урып-җыюга 95 процент әзер, - ди аның җитәкчесе Радик Зиннәтов.
Аның предприятиесе паркында 21 комбайн, аларга район уңышының зур өлешен җыеп алырга туры киләчәк.
Хуҗалыкларның барлык җитәкчеләренә төп таләп - уңышны сыйфатлы, югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алу. Чөнки урып-җыюның уңышлы үтүе вакытында кабул ителгән карарлардан тора бит. Булган барлык ресурслы потенциалны җентекләп уйларга, санарга, эшләргә һәм кулланырга кирәк.
Игенчеләрнең кәефләре дә күтәренке.
- Урып-җыюга санаулы көннәр калды. Безгә бик тырышып, күп эшләргә туры киләчәк, шулай да без түземсезлек белән эш башланганын көтәбез, - дип уртаклашты безнең белән комбайнчыларның берсе Рамил Сәйфетдинов.
Ә без исә, игенчеләребезгә яхшы һава торышы теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа