Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урманнарны янгыннан саклыйк

Язгы җылы көннәр башлану белән янгын куркынычы чоры туа. Шырпы, тәмәке, учакларны сүндермичә калдыру, урман кырыенда чүп-чар ягу – болар барысы да коточкыч янгын чыгу куркынычы тудыра. Шул уңайдан 15 апрельдән янгын куркынычы режимы билгеләнде.

Яз - табигатьтә ял итү, пикниклар чоры, әмма урманнарның иминлеген саклап калу өчен катгый рәвештә учаклар якмаска киңәш итәбез. Учакны җир белән күмгәч яки су белән сүндергәч кенә урыннан китәргә ярый. Коры һәм җилле көндә учак ягудан бөтенләй баш тарту яхшы.
Шулай ук территорияләрне җыештырганда уйламыйча чүп-чар яндырырга ярамый. Моннан тыш, коры үләнгә ташланган шырпы яки тәмәке, кояшта кызган шешә кыйпылчыгы да янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин икәнлеген дә онытмагыз. Чыбык-чабык, коры үлән, кипкән яфрак санаулы минутлар эчендә янып китә, шул ук вакытта күп кенә агачларны, хәтта гектарлаган урманнарны да юк итәргә мөмкин.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга административ җәза яный. Мисал өчен, узган ел 8 кеше штрафка тартылган. Штраф күләме 1500 сумнан 3000 сумга кадәр булырга мөмкин. Барысы да кылган гамәлләрнең нәтиҗәсенә бәйле. Әгәр янгын зур зыян китерсә, штраф суммасы да артырга мөмкин.
- Безнең сак астында район территориясендәге 13 мең гектардан артык урман. Бу чорда без барлык урман участокларын контрольдә тотабыз, нәтиҗәлелек өчен махсус маршрутлар эшләнде һәм расланды. Профилактика максатларында минеральләштерелгән полосалар булдырылар, алар даими карап торыла, - дип билгеләп үтте Питрәч участок урман хуҗалыгы урманчысы Габделбәр Илдарханов. – Әмма мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне без бары тик янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгән очракта гына булдырмый кала алабыз.

 Хөрмәтле питрәчлеләр! Янгын чыккан очракта ашыгыч рәвештә 8(843)-673-72-25 телефон номеры аша урман хуҗалыгына, туры линия буенча урман сагы хезмәтенә – 8(800)-100-94-00, 112 номерына яки янгын сүндерү хезмәтенә 01 шалтыратуыгызны сорыйбыз.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса