Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңышка ирешүнең төп факторлары: яхшы ашату һәм дөрес карау

Терлекчелектә катлаулы чорларның берсе - кышкы асрауга күчәр вакыт җитеп килә. Өстәвенә, бу вакытта күп кенә сыерлар ташлана, алар савылмый

Без Янсуар авылындагы «Агроторгсервис» авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдык.

 

Хуҗалыкта 200 баш савым сыеры, йөздән артык тана һәм сиксән бозау бар. Фермада унлап кеше эшли - сыер савучы Алевтина Андреева, механизаторлар Павел Яковлев һәм Павел Спасеев, шулай ук Алексеевлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Николай механизатор булып эшли, хатыны Лариса сыер савучы, уллары Артем терлекче. Предприятие белән Рөстәм Сәйфетдинов җитәкчелек итә.
- Быел җәй безнең сыерлар болыннарда һәм Мишә буйларында сусыл үлән ашады. Хәзер көзге-кышкы чорда  тулы рационлы азык бирәбез. Кышлату өчен җитәрлек күләмдә печән, салам әзерләдек, - ди мөдир.
Ферманың саву залында заманча  җайланмалар, һәр сыер өчен цифрлы счетчиклар тора, һәр савым компьютер аша уза. Алдынгы савымчы Лариса Алексеева заманча хезмәт шартларыннан канәгать. Ул терлекчелектә 30 елга якын.  Ә бит мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан кондитер училищесына укырга кергән була. Аны уңышлы тәмамлый, авылдашы Николайга кияүгә чыга. Аннан туган Янсуар авылына фермага эшкә килә.
- Әнием, Анна Алексеевна Ильич исемендәге колхозда 42 ел сыер савучы булып эшләде. Беренче күнекмәләрне аннан алдым. Башта сөт җыючы булдым, терлекләр карадым, соңгы 15 елда сыер савучы булып эшлим. Эш җиңел түгел, көн буе диярлек фермада. Әмма хезмәт хакы югары, җитәкчелек хезмәтебезне лаеклы бәяли, моның өчен аларга  рәхмәт, - дип билгеләп үтә сыер савучы. – Безнең терлекләр югары сыйфатлы азык белән тәэмин ителгән, сыерлар барысын да ашап бетереп бара. Яхшы ашату һәм дөрес  карау - күп сөт алуда төп факторлар, - дип өстәде Лариса Григорьевна.
Ире һәм улы һәрчак аның янәшәсендә.  Гаиләдә барысы да диярлек товарлыклы сөтчелек фермасында эшләгән, шул исәптән улы Дмитрий һәм каенанасы Феодосия Степановна, соңгысы лаборант була. Алексеевлар йорт хуҗалыкларында да терлек асрыйлар. 2 сыер, 3 тана, үгезләр, дуңгызлар, тавыклары бар. Өйдә аларга әти-әниләре булыша. Үз вакытында алар оныкларын үстерергә дә ярдәм иткән, Лариса белән Николай  фермада булганда аларны караганнар. Шуңа күрә сыер савучыга декрет ялында озак утырырга туры килми.
Янсуардагы товарлыклы-сөтчелек фермасы хезмәтчәннәре, иң мөһиме - ялкауланмаска,   үз эшеңне яратып башкарырга кирәк, шул чакта  күп сөт, лаеклы хезмәт хакы да булачак, диләр.

Цифрлар
- Бүгенге көндә район буенча тулаем савым 64,3 тонна тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 5,1 тоннага күбрәк. Бер сыерга уртача тәүлеклек савым - 17,1 килограмм, бу 2020 елның шул чоры белән чагыштырганда 1,1 килограммга күбрәк. Хуҗалыкларда 3756 сыер бар, монда 62 башка артым күзәтелә, - ди терлекчелек буенча консультант Хәлим Гатиятуллин.
Алда баручы хуҗалыклар: «Ак барс Питрәч»  - тулаем савым 33,1 тонна, бер сыердан тәүлеклек савым – 21,5 тонна, «Шәле-Агро» - 10,6 һәм 19,4; «АгроЛак-К» - 8,5 һәм 14,2; «Агроторгсервис» - 3,1 һәм 15,6; «Макс-Ойл» - 2,7 һәм 18,1.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса