Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Уңышны җыеп алу өчен көне-төне эшләргә әзербез”

Быел җәй безне кояшлы һәм аяз көннәре белән бик сөендермәде. Аеруча мондый һава торышы аграрийларны борчыды, чөнки туктаусыз яуган яңгырлар уңышны җыеп алуга комачаулады. Күптән көтелгән матур көннәрдә басуларда куәтле комбайннарның, КамАЗларның һәм башка техниканың моторлары тавышы бер минутка да тынып тормый. Кыска гына вакыт эчендә районда уңышның яртысыннан артыгы җыеп алынган, ә кайбер хуҗалыкларда урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында тора.

"Макс-Ойл” ҖЧҖ - зур булмаган хуҗалык, монда нигездә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Бөртекле культураларның чәчү мәйданы 800 гектар тәшкил итә. Шуның нәкъ яртысы уҗым культуралары, аларны суктыру төгәлләнгән инде.
- Безнең Татар Казысы басуларында нибары өч комбайн эшли, - дип сөйләде хуҗалык идарәчесе Рәфыйк Мөхәммәдиев, - бүгенге көндә гомуми мәйданның 80 проценттан артыгын җыеп алдык. Эш яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Комбайннар штурвалы артында районның тәҗрибәле һәм алдынгы механизаторлары - Шамил Гыйләҗев, Илнур Шаһиҗиһанов һәм Миңнулла Нәбиуллин. Өчесенә бер ярдәмче бар, ул - Илнурның улы Булат. Ул комбайнчыларны ял иттерү өчен, телщсщ кайсы комбайн штурвалы артына утырырга әзер. Килешәсездер, көннәр буе комбайн руле артында утыру җиңел хезмәт түгел.
Шамил ел саен районда ел йомгаклары буенча алдынгылар рәтендә бара, ә Илнур узган ел республикада, мондый маркадагы комбайннарда эшләүче комбайнчылар арасында икенче булды.
Ашлыкны КамАЗда Әнвәр Заһретдинов, Павел Постников һәм Алексей Богов ташый. Ашлык ике ябык ындыр табагында сортировкалана, Балык Бистәсе икмәк кабул итү пунктына тапшырыла. Баш агрономыбыз Әнәс Шаһиев та һәрвакыт постта.
Уҗым культуралары чәчү дә якынлаша, быел ул 350 гектар тәшкил итәчәк, механизатор Сәет Хәбибуллин МТЗ-1221 тракторында СЗ-5,4 чәчкеч агрегаты белән көнгә 40-45 гектарда чәчә. Фәнис Сабиров туңга сөрүдә тырышып эшли.
Шул ук вакытта азык әзерләү турында да онытмыйбыз, бездә барлыгы 500 мөгезле эре терлек бар, алар һәрвакыт тук булсын, мул сөт бирсен өчен терлек азыгын запас белән әзерлибез. Хәзер салам тюклыйбыз, Зөлфәт Вәлиев пресс-җыйгычта эшли, ул көнгә 150шәр тюк ясарга өлгерә.
Шулай ук икенче кат печәнне дә җыябыз. Хуҗалыкта эшләр начар бармый, барына да тәҗрибәле, үз эшен яхшы белүче, тырыш кешеләр ярдәме белән ирешелә.
Илнур Шаһиҗиһанов, һәрбер авыл малае кебек үк, техникага балачактан гашыйк.
- Мин башта абыем Дамир янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем, - диде Илнур. – 8 сыйныфны тәмамлагач, миңа СК-4 комбайнын ышанып тапшырдылар. Анда мин бөртекле культураларны чаптыруда эшләдем. Кырык елдан артык инде туган авылым кырларында иген җыеп алам. Өченче сезонны «Вектор 410» комбайнында эшлим, узган ел хәтта республикада икенче була алдык. Һәм 50 мең сум күләмендә Президент призын алдым. Быел да югары нәтиҗәләргә ирешергә тырышам. Ә моның өчен барысы да бар - кәеф тә яхшы, уңыш та, техника да, ниһаять, һава торышы да көйләнде.
Башта һава шартлары куркытты, хәзер барысы да әйбәт, без төннәрен дә эшләргә әзер, яңгыр гына яумасын, тиздән кырлардан икмәкне җыеп алырбыз дип өметләнәм.

 

Районда бөртекле культуралар 27918 гектар мәйданны били, бүгенге көнгә 19272 гектар суктырылган. Гектардан уртача уңыш чыгышы - 24,3 центнер. “Алан” ҖЧҖ һәм Булатов Р.Р. КФХда ашлык суктыру тәмамланган, “Макс-Ойл” ҖЧҖда – 85 процент, Муллагалиев А.Р. КФХда – 80 процент, “Ак барс-Питрәч” ҖЧҖда – 65 процент, “Рацин-Шәле” ҖЧҖда 64 процент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: авыл хуҗалыгы