Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узенең туган авылы, туган җире өчен янып-көеп яшәүче кеше

Кощактан Олег Попков берничек тә туып-үскән авылына битараф кала алмый

Ул балыкчылыкны үстерә, җирле чиркәүгә ярдәм итә, дамбаны торгызуда катнаша. Ә бервакыт аның битараф булмавы бер  баланың гомерен саклап кала. Барысы турында да рәттән  сөйлик

Олег Попков социаль челтәрләрдә иҗтимагый эшчәнлек белән бәйле видео һәм фотоларны даими урнаштыра. Олы көн бәйрәме уңаеннан  ул халык күңел ачуларында кунакларны бушлай пылау белән сыйлаган. Берникадәр вакыттан соң һәркемне  "Яшь балыкчы көне"нә чакырган,  ачыкланганча, ул аны да  үзе уйлап тапкан икән. 

- Без дуслар белән «Кощак» исеме астында балыкчылар берләшмәсен төзедек һәм 5 ел элек сулык казыдык. 3 ел беркемгә дә  балык тотарга рөхсәт бирмәдек. Балыкларның  үсеп җитеп,   үрчегәннәрен көттек,  буага без  карп, сазан, ак амур, ә иске плотинага  чуртаннар җибәрдек.  Без аларны карап, тәрбияләп тордык. Кышын балыклар боз астында  тончыгып үлмәсен өчен бәке ясадык, – дип сөйләде Олег. 

Буада балыклар күбәйгәч, сулыкка кармак белән килергә рөхсәт ителгәч, балалар өчен “Яшь балыкчы көне” бәйрәмен ачу тантанасын оештырырга булганнар. Хәзер ул ел саен үткәрелә.
– Без балалар, авыл халкы балык тота алсын өчен, сулыкны балыклы иттек. Алар көн саен, иртәнге сәгать 4тә  буага киләләр, балык тотып  күңеләренә ял алалар, - диде Олег.

Олег шулай ук яр буенда урнашкан купель төзелешендә, изге чишмә янында 5 метрлы Кач урнаштыруда катнашкан.  Ничек итеп куллары белән  авыр ташларны ташуларын, цемент болгатуларын искә алды,  аны бер ай тирәсе төзегәннәр. Олег анда элек бай йорты булуы турында  да сөйләп узды, ә хәзер  бу урында  христианнар бәйрәме Петр һәм Павел көнен үткәрәләр. 
Бу авылда иң матур урыннар. Буа дамбасы буенча җирле чишмәгә алып бара торган юл сузылып киткән.
- Җирле халык аны сәламәтлек сукмагы дип атый. яр ишелү сәбәпле, ул елдан-ел  тарая гына бара. Кондызларның үзләренә оя ясаганнарын бер генә күрмәдек инде, дамба ишелә башлады, - дип аңлатты ул.
Олег бу проблеманы бергәләп хәл итеп булырлык кешеләрне эзләгән. Һәм тапкан да. Алар - җирле халык: кайберләре акча биргән, икенчеләре эш, өченчеләре махсус техника белән булышкан, чокырларны күмү  өчен туфрак ташыган. Бүген торгызу эшләре бара инде. 

Әңгәмәбез вакытында Олег Попков  яныбыздан үткән һәр кешегә борылып-борылып карады. 
– Бу авыл кешесе түгел, кунакка  кайткандыр, мөгаен. Мин монда  бөтен кешене беләм, мине  дә  яхшы беләләр, – диде  ул горурланып.
Дөрестән дә, аны  бөтен район белә. Узган ел алар иптәше Константин Шмелев белән  суга баткан ике яшьлек баланы коткарды. Яшьләр беренче булып югалган малайны эзләргә ташланалар, аны аңсыз килеш табалар, беренче ярдәм күрсәтәләр һәм аңына китерәләр. Бу батырлыклары өчен алар “Безнең заман герое” республика иҗтимагый премиясенә лаек булдылар. 

Олег үзе турында  сөйләргә яратмый. Буйдак, ике ул тәрбияли. Махсус техника арендалау белән шөгыльләнә.Ул авыл тормышын кайгыртып яши. 
– Мин булмасам, моны кем эшләр соң? Мин авылым Кощакны яратам. Аның чәчәк атуын телим. Әгәр дә моның белән беркем дә шөгыльләнмәсә, әйләнә-тирәбез көннән-көн сүрелә, ямьсезләнә генә барыр иде. Үзем һәм тирә-юньдәгеләр өчен уңайлы шартлар тудырырга, кешеләнең монда  барысының да  яхшы, якты һәм чиста булуын күреп соклануларын телим, - дип йомгаклады ул сүзен һәм үзенең ни өчен авыл язмышына битараф булмавы турында уйлаганы да булмавын әйтте. Күңелем шулай куша, - ди ул.  Кешеләрнең шат йөзен күрү, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерүләре аның күңеленә рәхәтлек кенә бирә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X