Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган елның иң мөһим фәнни ачышлары һәм казанышларын барлыйк

Һәр мизгел – тарих, ә без бергә үткәргән бу 365 көн исә тарихта тәгаен уелып калачак көннәр булып чыкты. Түбәндә 2021нең 5 ачышы.

Сауронның күзе табылды

«Балдаклар хөкемдары»нда Сауронның бөтен дөньяны күрә алырдай галәмәт зур күзен хәтерлисезме? Фродо балдакны лавага ташлагач, ул күз юкка чыккан иде. Ә менә хәзер геологлар һәм вулканологлар шундый бер «күз»не Һинд океанының төбендә, 3100 метр тирәнлектә, борынгы бер вулканнан калган кальдера рәвешендә тапты. Ул Раштуа утравыннан 280 чакрым ераклыкта урнашкан. Аннан ерак түгел тагын ике вулкан калдыгы табылган иде, аларына «Барад-Дур» һәм «Эред Литуи» исемнәре бирелде. Болары да Толкин әсәрләреннән алынган.

Кальдералар вулкан шартлап, аның кратерлары җимерелгәч хасил була. Димәк, кайчандыр бу урында су асты вулканнары булган, ә алар шартлап, бөтен көчләрен лава агызуга багышлагач, аларның урынында шундый зур кальдералар – күзләр һәм «шәһәрләр» калган.


Бал кортлары турында коточкыч хакыйкать ачылды

Умартачы абыйлар бал кортларын агулыйлар дип ел саен зарланганда, аларның сүзләрен паранойя дип кабул итүчеләр дә бар. Кызганыч ки, алар хаклы, бик хаклы. Быел тәмамланган зур эзләнү хезмәте күрсәткәнчә, 1990 еллардан башлап, бөтен дөнья буйлап бал кортларының биологик төрләре саны бик нык кимегән. 2006-2015 еллар арасында биологик төрлелек турында глобаль мәгълүмат базасында бал кортлары төрләре чирек өлешкә азрак теркәлгән. Бу хәлләрнең төп сәбәпчеләре – табигый яшәү тирәлекләренең юкка чыгуы, авыл хуҗалыгында ашлама һәм агуларны киң куллану һәм глобаль климат үзгәрешләре, дип саный галимнәр.


Малярияне җиңүгә яңа адым

2021 елның октябрендә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы малярия авыруына каршы кулланыла алган беренче вакцинаны хуплады. Бу өлкәдә эзләнүләр 1960 еллардан бирле барса да, моңарчы мондый вакциналарны кулланырга рөхсәт юк иде әле. Гомумән, паразитлардан тарала торган инфекциягә каршы ясала торган беренче вакцина булды бу. Ул 4 компоненттан тора, әлегә ул аз кулланыла. Әмма малярия кебек куркыныч авыруларны (1 ел эчендә бу авырудан 367-755 мең кеше үлә) җиңүдә бу зур адым. Кешелекнең сәламәт киләчәгенә өмет уяна.


Ковидка каршы вакцина

Вакцина темасы 2021 елда иң еш күтәрелгән сорауларның берседер, әлбәттә. Россиядә коронавируска каршы профилактика максатыннан чыгарылган вакциналар – илнең фәнни казанышлары. Бер елдан күбрәк вакыт эчендә алар нәтиҗәле булуларын раслады. Әлбәттә, озак перспективада аларның нәрсәгә сәләтле булганын белеп булмый. Әмма паранойяга бирелергә нигез юк, дип ышаныч белән әйтә алабыз.

Күпләр өчен АКШта чыккан вакциналар ышанычлырак булып тоела. Анда Pfizer һәм Moderna вакциналары башка төрле технология нигезендә ясалды. Гадәттә вакциналарда вирус сәбәпчесенең зәгыйфь яки сүндерелгән өлеше кулланыла. Бу векторлы вакциналар дип атала. Ә яңа технологиядә матрицалы РНК кулланыла, бу очракта организм үзе ковид сәбәпчесендә булган аксым фрагментын ясап чыгара һәм иммунитет аңа шунда ук һөҗүм итә. Нәтиҗәдә, вируска каршы көчле иммунитет булдырыла. Мондый вакциналарны вирусларның яңа штаммнары өчен үзгәртеп ясавы бик җиңел. Гомумән, бу технология – безнең киләчәк.


Марста яңа хуҗалар

2021 елда Кызыл планетада кунаклар күбәйде. Кытай 2020 елда ук җибәргән «Тяньвэнь-1» планетара автомат станциясе Марска барып җитте.  Станциянең марсгизәре Чжужун планета өслегенә төшеп тә утырды, аны өйрәнә дә башлады.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җибәргән «Әл-Әмәл» станциясе дә Марска барып җитте һәм аның хакында яңа мәгълүмат тапшырырга тотынды. Шулай итеп, быел Кытай беренче тапкыр Кызыл планетага төшеп утырды, ә гарәп дөньясы тарихларында беренче тапкыр Марска барып җитте.

Кояш системасы җисемнәрендә эзләнүләр активлаша, илләр бер-берсе белән яңача ярыша. Ахыры хәерле булсын дип өметләнәсе генә кала.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса