Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Узган ял көннәрендә район буенча һәркемнең яраткан бәйрәме – Сабантуй үтте

Аның Питрәч авылында ничек узуы турында безнең материалдан укыгыз.

Алдынгыларны хөрмәтләү

«Сабантуй» сүзе төрекчәдән «сабан бәйрәме» дип тәрҗемә ителә. Аның барлыкка килү тарихы борынгы заманнарга барып тоташа. Вакыт узу белән халык күңел ачуларын үткәрү рәвеше һәм стиле үзгәрде, әмма аның төп геройлары үзгәрешсез калды. Алар - авыл хезмәтчәннәре. Йөз ел элек игенчеләрне һәм терлекчеләрне ничек хөрмәтләгән булсалар, бүген дә аларга шундый ихтирам күрсәтелде. Бүләкләүне игенчеләрдән башладылар. Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре буенча район механизаторлары арасында хезмәт ярышында «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнән Илшат Әхмәтов җиңүче булды. МТЗ-1221 маркалы тракторда ул 72 норма-смена үтәгән. Илшат Әхмәтовка «Сабантуй батыры-2021» исеме бирелде һәм район башлыгының Мактау грамотасы, акчалата бүләк, тәкә тапшырылды.
Ул 2012 елдан бирле механизатор булып эшли. Кыр батыры булып өченче тапкыр таныла. Уңышка ирешүдә аңа хезмәт сөючәнлек ярдәм итә, дип саный ул.

Сезон дәвамында иртәдән кичкә кадәр басуда. Төрле чаклар була: авыр да, җиңел дә. Механиклар, агрономнар, инженерлар белән эшләү нәтиҗәсендә барлык кыенлыкларны да уңышлы хәл итәбез, - дип билгеләп үтте Илшат Әхмәтов. Иң мөһиме – эшеңне яратып башкарырга гына кирәк, дип өстәде кыр батыры.

Бүләкләү тантанасында «Шәле-Агро» ҖЧҖнең баш хисапчысы Кәүсәрия Мөхәммәтшинага мактаулы исем бирелде. Ул Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дип танылды. Аның хезмәт стажы - 30 елдан артык.

Бөтен гомеремне яраткан һөнәремә багышладым. Һәрвакыт бу хуҗалыкта эшләдем. Институтны тәмамлагач эшкә урнаштым, шул вакыттан бирле беркая да китмәдем, - ди Кәүсәрия Мөхәммәдиевна. Аның өчен шундый мактаулы исем алу күптән көтелгән һәм бик дулкынландыргыч вакыйга.


Халыклар дуслыгы парады

Әгәр тарихка күз салсаң, әлеге бәйрәмгә нигез салучы булып татарлар һәм башкортлар тора.  Безнең районда 36 төрле милләт яши. Питрәч Сабантуена аларның күбесе бергә җыелды. Ә мәйдан буйлап Халыклар дуслыгы парады узды. Һәркем үз мәдәниятен күрсәтте. Алар кабатланмас костюмнарга, башка уникаль атрибутларга басым ясадылар. Татарлар җигүле ат белән мәйдан аша уздылар, казаклар кылычлы трюклар күрсәттеләр. Күргәзмәдә милли ризыклар тәкъдим ителде.

Безнең өстәлдә самса, корт, кипкән җиләк-җимеш, лимон, машкичирилар урын алган. Корт сөттән һәм әче сөт продуктларыннан әзерләнә. Без аны куе кефирдан ясадык һәм кояшта киптердек. Ә машкичириларны еш кына пылау белән бутыйлар. Анда да гарнир белән дөге бара. Тик кишер һәм ит белән бергә аңа яшел борчаклар да өстәлә, - дип билгеләп үттеләр Үзбәкстан вәкилләре.

 


Күңел ачулар

Халык күңел ачуларында кунакларны бик күп кызыклы чаралар көтте. Алар өчен төрле күңел ачу мәйданчыклары әзерләнгән иде.
Балалар күңелле ярышларда көч сынаштылар. Алар капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерделәр, катыктан тәңкә эзләделәр, батутларда сикерделәр. Әти-әниләр аларны бик теләп мәйданчыклар буенча йөртте.

Мин бәйрәмгә ике балам белән килдем. Олысы конкурсларда бик теләп катнаша, - ди Анна Ефимова.

Бу вакытта кызы җепләрдән ясалган каршылыкны уза иде.

Ул арада төп сәхнәдә зур концерт барды. Монда Питрәч талантлары, шулай ук танылган татар артистлары чыгыш ясады.

Биредә бик күңелле, дустанә мохит. Вакытны дус-туганнар белән саф һавада үткәрер, бергәләп ял итәр өчен бу бәйрәмне без ел буе көтеп алабыз,  Ә ул шундый тиз уза. Бүген сәхнәдә оныгым Кәрим Габдулатыйпов җырлады, мин аны горурланып тыңлап тордым, - дип сөйләде Нурзилә Галимова.

Сабантуйлар тагын җиде авылда иң матур почмакларда гөрләп узды. Район кунаклары күңелендә ул бары тик якты, матур хис тойгылар гына калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X