«В» категориясенә кергән гражданнар Саклану министрлыгы белән контракт имзалый ала
Бу турыда Татарстан Хәрби комиссариатында хәбәр иттеләр.
Россия Саклану министрлыгы белән контрактны шулай ук «B» категориясенә кадәр чикле яраклы гражданнар да имзаларга мөмкин.
«РФ Президентының «Россиядә өлешчә мобилизация игълан итү турындагы» карары нигезендә «В» категориясенә кадәр, ягъни сәламәтлеге буенча хезмәткә яраклы гражданнар да контрак төзи ала. Шикәр авыруы, эпилепсия, онкология, бронхиаль астма, туберкулез һ.б. белән авыручы затлар искәрмә булып тора. Ул исемлеккә 26 чир кергән, андый авыру гражданнар белән контракт төзелмәячәк», - дип сөйләде «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хезмәт итүгә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.
Бу исемлектә сезне кызыксындырган чирнең булып-булмавын хәрби комиссариатта яки хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында (Казан, Аэропортовская урамы, 1/40 йорт) һәм 8 843 221 44 52 телефоны буенча белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа