Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакцина ясатканда коронавирус йогарга мөмкинме?

Вакцина җитештерү катгый регламент саклый.

Вакцинадан коронавирус йога алмый, вакцина препаратларын җитештерү катгый регламент саклый Бу хакта Роспотребнадзорның Эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор урынбасары Александр Гореловка сылтама белән РИА Новости яза.

Вакцинадан вирус йоктырып булмый, чөнки вакцина сәламәт кешеләргә ясала һәм вакцина җитештерү катгый регламентка ия», — диде Александр Горелов ковидка каршы вакцина буенча тикшеренүләрне йомгаклауга багышланган матбугат конференциясендә.  

Коронавируска каршы вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә дә бара. 2020 елның августында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы дөньяда беренче булып ковид профилактикасы өчен вакцина теркәде. Аны Гамалея исемендәге үзәк җитештерде һәм ул «Спутник V» дип атала. Шулай ук Россиядә ковидка каршы «ЭпиВакКорона» («Вектор» үзәге) һәм «КовиВак» (Чумаков исемендәге үзәк) дип аталган ике вакцина җитештерелде.  


Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса