Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Вакцина ясатырга ярамаган очракларны атадылар

Әгәр пациентка прививка ясарга ярамау ачыклана икән, ул күзәтелә торган хастаханә табиблары комиссиясе аңа белешмә рәсмиләштерә.

Коронавируска каршы прививка ясарга ярамау турында даими медицина белешмәсе препаратларның компонентларына сизгерлек, авыр аллергик реакцияләр булган, күкрәк сөте белән бала имезгән кешеләргә бирелә. Көчле йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе булган кешеләргә прививка ясарга ярамау турында вакытлыча белешмә бирелергә мөмкин.

РФ территориясендә теркәлгән вакциналар белән вакциналаштырырга ярамау турында даими медицина белешмәсен рәсмиләштерергә мөмкин булган очраклар бар: вакцинаның компонентына яки үзенә сизгерлек, авыр аллергик реакцияләр яки анамнез, күкрәк сөте белән имезү вакыты», — дип хәбәр ителә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкән яшьтәге кешеләрне вакцинацияләүгә карата тәкъдимнәрендә.

Йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар булганда, хроник авырулар кискенләшкәндә, кешегә прививканы ясарга ярамау турында вакытлыча белешмә бирелә. Мондый гражданнар авырудан соң ике-дүрт атна узгач вакцина ясата ала.

Сәламәтлек саклау министрлыгында йөклелек вакытының прививка ясатырга ярамау очракларына кермәвен ассызыкладылар.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса