Вакыт агымсудай

Тамара Кузинаны белә-белгәннән гел китап өстенә иелеп, укып утыруы күз алдымнан китми.
Оренбург өлкәсенең Медногорск шәһәре кызына китапка мәхәббәтне әнисе тәрбияләгән. Ата-ана йортында зур китапханә була. Анда күбрәк рус классикасы туплана. Менә шушы китаплар аша кызда бик яхшы грамоталылык, күп белү, рухи байлыкка нигез салынган. Редакциягә килеп эшли башлагач та, ул бөтенебезгә "китап җене" ияртте.
Берничә эш урыны алыштырган Тамара Александровнаны язмыш тикмәгә генә безгә китермәгәндер. Редакция бусагасын атлап кергәндә, аңа утыз яшьләр тирәсе була. Элек радиода эшләп алган талантлы хезмәткәр, редакция коллективына бик җиңел кереп китә. Көндәлек социаль темаларга, кешеләр турында язган материалларын халык яратып укыды. Хәбәрче буларак, ул кешеләрне борчыган мәсьәләләрне күрә һәм күтәрә, аларны анализлап яза иде.
Безнең язу эше, беренче карашка, бик җиңел кебек. Юк шул. Һәрдаим эзләнергә, тормыш агышыннан калышмаска, теманы гади халык аңларлык итеп ача да белергә кирәк.
Газета туймас сыер кебек ул. Көн саен материал табарга, язып өлгерергә кирәк. Көн саен: "Бу газетага нәрсә языйм икән?" дигән сорау башта кайный. Ә бит көйсез укучылар да була. Чөнки гел мактап, баштан сыйпап кына тормыйбыз.
Тамара Александровна әзерләп, язган материалларның, очрашуларның, интервьюларның санын исәпләп бетерү мөмкин түгел. Бик күп укучыларыбыз әле дә аның язган материалларын сагынып искә ала. Аның өчен куанып бетә алмыйбыз. Бу ярату олы хезмәт җимеше. Тамара кеше күңеленә үтеп керерлек итеп, эчкерсез, гади телдә яза белә иде. Ул беренче карашка күзгә ташланмый торган кешелек сыйфатларын күрә һәм шул турыда матур итеп язды.
Иҗат кешесе язу турында өйдә дә, эштә дә гел уйлый. Туачак материалны башында кат-кат эшкәртә, шуннан соң гына кәгазьгә төшерә. Безнең Тамарабыз да шундый тынгы белмәс хәбәрче, чын газет кешесе иде. Бүген ул лаеклы ялда. Ире Александр, балалары, оныклары янәшәсендә гомер кичерә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 16:00Питрәч районы кызы Түбән Новгородта узган кулинар көрәштә ярымфиналист булды Чарада аңа кумиры Константин Ивлев белән танышу бәхете елмайган800
-
7 август 2022 - 10:00Питрәч районы кәсепчесе мичтә ипи пешерә Икмәкне ул инде җиде ел үзмәшгуль буларак җитештерә30800
-
6 август 2022 - 16:00Шәле мәктәбе укучылары ындыр табагында эшли Алар да урып-җыюга үз өлешләрен кертә42300
-
6 август 2022 - 12:00Питрәчтән Товкалевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә 6 августта аларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булды47200
-
6 август 2022 - 09:00Питрәч бакчачысы: «Август - редиска һәм яшел тәмләткечләр утырту өчен иң яхшы вакыт» Август аенда нәрсәләр утыртырга була? Бу сорауга Чыты авылыннан һәвәскәр бакчачы Надежда Фәхретдинова җавап бирде54100
-
5 август 2022 - 17:17Питрәч районы яңалыклары
-
29 июль 2022 - 15:14Питрәч районы яңалыклары
-
8 август 2022 - 16:00Питрәч районы кызы Түбән Новгородта узган кулинар көрәштә ярымфиналист булды Чарада аңа кумиры Константин Ивлев белән танышу бәхете елмайган800
-
7 август 2022 - 10:00Питрәч районы кәсепчесе мичтә ипи пешерә Икмәкне ул инде җиде ел үзмәшгуль буларак җитештерә30800
-
6 август 2022 - 16:00Шәле мәктәбе укучылары ындыр табагында эшли Алар да урып-җыюга үз өлешләрен кертә42300
-
6 август 2022 - 12:00Питрәчтән Товкалевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә 6 августта аларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел булды47200
-
6 август 2022 - 09:00Питрәч бакчачысы: «Август - редиска һәм яшел тәмләткечләр утырту өчен иң яхшы вакыт» Август аенда нәрсәләр утыртырга була? Бу сорауга Чыты авылыннан һәвәскәр бакчачы Надежда Фәхретдинова җавап бирде54100
-
8 август 2022 - 14:59Питрәч районында ясалма юл тигезсезлекләре урнаштыраларБу максатларга 1,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән3000
-
13 июль 2022 - 10:38В комплекс "Эль Сити" требуются повар, кассир, пекарь мучник, дворник, изготовитель полуфабрикатов14100
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.230100
-
22 июль 2022 - 08:00Нинди дә булса хәл турында сөйләргә телисезме? Языгыз, без элемтәдә Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне «Мобиль репортер» сәхифәсенә кушылырга чакырабыз.273300
-
29 июнь 2022 - 09:12Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**248700
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителә Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган232700
-
10 июнь 2022 - 12:31Питрәчтә балалар арасында туберкулез белән авыруны профилактикалау турында фикер алыштылар Киңәшмә район үзәк хастаханәсендә узды.200800
-
28 июль 2022 - 08:25Иске Шигали авылының «Кояшкай» балалар бакчасында капиталь ремонт бара Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан һәм кечкенә генә мәйданны биләп тора, әмма бик тиздән монда уңайлырак булыр.199000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика