Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Валентина иң яхшы белгеч

Ике көн буе Казан ветеринария академиясендә һөнәри осталык бәйгесе барды. Анда республиканың яшь авыл хуҗалыгы белгечләре "Һөнәре буенча иң яхшысы" дип аталган чарада катнашты. "Иң яхшы зоотехник" номинациясендә 1 нче урынны районыбыздан Валентина Миндугулова яулады. Ул "Ак Барс" кошчылык комплексында эшли. Кыз үзенең тәэсирләрен хәбәрчебез белән уртаклашты.

- Миңа билгеле булганча, бәйгедә катнашачак яшь кешеләрнең һөнәре буенча стажлары кимендә бер ел булырга тиеш иде. Кошчылык комплексына кайчан килгән идегез?
- Әлеге предприятиедә биш ел эшлим инде. Бирегә академияне тәмамлагач та килгән идем. Икенче курстан шушында практика үтә башладым. Шулай килеп чыкты, эшли башлавымның беренче көннәреннән үк коллектив белән уртак тел таптым. Шуңа күрә дә эш стажым күбрәк тә килеп чыга.
- Бу һөнәрне үзегез сайладыгызмы?
- Әйе. Мин мәктәптән үк инде биологияне ярата идем. Академиягә кергәч, кошчылык юнәлешен сайладым. Укырга кызык иде. Һәрвакытта да төрле бәйгеләрдә катнашып килдем. Призлы урыннар яулый идем. Югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамладым. Укудан соң монда килүем дә табигый килеп чыкты. Эшемне бик яратам. Күптән түгел генә өлкән инженер-технолог итеп куйдылар. Мин әле сертификация буенча белгеч тә.
- Бәйгедә катнашу сезгә нәрсә бирде?
- Мондый дәрәҗәле бәйгедә катнашу, һичшиксез, бик кызык та, мактаулы да иде. Әле аның үзебезнең ветеринариядә үткәрелүе дә көч бирде. Мине предприятие җитәкчелеге тәкъдим итте. Бәйгедә республиканың барлык район вәкилләре катнашуын да әйтеп үтәр идем. Барлыгы - 85 кеше идек. Шуның өчен дә бәйге бик югары дәрәҗәдә узды. Шуны да басым ясап әйтәсем килә, безнең осталыкны бик абруйлы, һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен белүче жюри бәяләп торды. Ә чараны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе" оештырган иде.
- Нинди ярышлар булды соң?
- Беренче этап - тест сорауларына җавап бирү. Терлекчелек һәм үсемлекчелек өлкәсенә кагылышлы сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Икенче этап - практик өлеш. Анда безгә үзкыйммәтне исәпләп чыгару, технология буенча сораулар бирделәр. Мәсәлән, бөртекнең яки силосның сыйфатын билгеләргә кирәк иде.
- Бәйгегә йомгак, билгеле булганча, Игенчеләр сараенда ясалды?
- Әйе. Монда Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. Бүләкләр вакытында ул һәрбер җиңүчегә үзе диплом һәм сертификатлар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса