Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Василий Иванович Осиповка Герой исеме бирелгәнлеге 20 елдан соң гына ачыклана

Еллар узса да, Анисия Сидровна ана йөрәгендәге бала кайгысын кичен дә, иртәсен дкүңеленнән чыгара алмый.

Бер гаиләдән өч малаен, иптәшен югалту кайгысын кичерергә ходай беркемгә дә күрсәтмәсен. Бар иде яшьләй сөйгән мәхәббәте, Иван белән алар балаларының таза, матур гаилә коруы турында хыялланып яшәделәр. Көткән өметләр бер мизгелдә асты өскә килә. Олы Кадыли авыл Советыннан җибәрелгән вәкил, атка атланган хәлдә, авыл халкын идарәгә чакырып ду килә. " Иптәшләр!! Туганнар, әти-әниләр! Безнең илгә фашист илбасарлары сугыш башлады, безгә бердәм булырга, авырлыкларны җиңәргә, төрле юк- бар сүзләргә ышанмаска кирәк!!! " Бу сүзләрдән Анисиянең башы әйләнә башлый, йөрәге өзелеп төшкәндәй була, күз аллары караңгылана, аяклары катып кала.

Гаиләдә өч малай, бер кыз. Василий - 1912, Афанасий -1922, Пётр -1926, Евдокия 1920нчы елгы. Алар башлангыч белемне авылда алалар, колхоз эшендә дә бердәм булалар. Колхоз оешкач, гариза язып колхозга керәләр, эштә сынатмыйлар, таза ир- егетләр булып үсәләр. Василий киләчәккә омтылучан була. 1940 нчы елда Казанга барып, ашханәдә ярдәмче пешекче булып урнаша. Авыл егетенең тыңлаучан, пөхтә, эшкә тырышлыгын күреп, аны ашханәдә өлкән пешекче итеп куялар. Афанасий Иван улы 1941 нче елда Питрәч хәрби коммиссариаты аша хезмәткә алына. Әнисенә язган хатларында ул: « Без Тверь өлкәсендә, барысы да әйбәт, әни-әти, минем өчен кайгырмагыз, үзегезне саклагыз, Василийга хәбәр килмәдеме??, Петр нәрсә белән шөгыльләнә??»- кебек сораулар яудыра. Иван Ефимович сугышның нәрсә икәнен белә, ул ике сугышта катнашкан, дошман белән мылтыкка-мылтык каршы сугышкан кеше,1919 елны ач-ялангач килеш авылга кайта, каты авырый. Авылдагы ир-егетләргә берәм-берәм хәрби хезмәткә чакыру килеп тора, ел азагына авылдан 32 кеше илне дошманнан сакларга китеп бара.

Василий Иван улына да 1942нче елның язында хәбәр килә, башта Казанда укчылар хәзерләү мәктәбендә укулар үтә ул. Василий Үзәк фронты 13нче Армиясенең 8 нче укчы дивизиясе составында немец илбасарларына каршы азатлык өчен көрәш алып бара. Укчы дивизиясенең төп бурычы- Курск өлкәсенә кергән җирләрне фашистлардан азат итү. Билгеле, бер генә сугыш-чы да илне яклаганда шөһрәт яулармын, дан казанырмын дип бармый, гади солдатка бурычларны үтәргә, утка да, суга да керергә туры килә. Курск бәрелешләреннән соң, Үзәк һәм Воронеж фронтлары зур җиңүләргә ирешә, һәр солдат алдына дошманны тизрәк куып чыгару бурычы куела. Василий аз гына буш арада да әнисенә хат яза, әтисе, Петр, Афанасий, авылдашлары турында сораша. Әнисенең һәм туганнарының кайгысы зур була. Василийга хәбәр итми булдыра алмыйлар. Өчпочмаклы хатта : « Сезнең улыгыз Афанасий 1942нче елның 25 апрелендә батырларча һәлак булды. Без, аның сугышчан иптәшләре, аны Тверь өлкәсе, Оленино районы, Корытце-Полуденное авылында җирләдек», диелгән була. Анисия Сидоровнаны һәм Иван Ефимовичны- улының 20 яшьтә һәлак булу хәбәре тирән кайгыга сала. Неялова авылы халкына 1943нче елны өчпочмаклы 48 хат килә, анда сезнең улыгыз һәлак булды, хәбәрсез югалды, дигән юллар була. Василий авылдан килгән хатны 1943нче елның август айларында ала. Курск чолганышыннан соң өстенлек алгач, совет гаскәрләре гел алга бара, авыл һәм шәһәр халкын фашист илбасарларыннан азат итү күтәренке көч бирә. Василий Иван улы да Афанасийның һәлак булуын белә, туган энесе үлеме фашистларга карата ачы нәфрәт уята. Әнисенә язган хатында: « Соңгы сулышыма чаклы, барлык көчемне биреп сугышачакмын, туган энем өчен гитлерчыларны дистәләп кырып салачакмын», - диелә. Бу хат Василийның туган якларына җибәргән соңгы хаты була. Курскидан Днепр елгасының уңъяк ярына чыгарга омтылганда, бертуктамый өзлексез сугышып барып, дошман басып алган авылларны азат иткәндә хат язарга вакыты да булмагандыр.

Василий хезмәт иткән 310 нчы укчылар полкы Десна елгасы ярларына килеп җитә. Гитлерчылар бик көчле ныгытылган таш корылмаларда булсалар да, алар дошман тылына үтеп керәләр, гранаталар ыргыталар, дзотларын юкка чыгаралар, гел алга…алга!!!!.

Десна елгасы тирәсендәге кан коюлар берничә тәүлек дәвам итә. Бу җирләрне дошманнардан азат итү, Днепр елгасын кичү өчен туры юл була.

Һөҗүм җиңел бармый, солдатлар көндезләрен сугышалар, төннәрен уңай урын яулап, траншеяларын ныгыталар. Укчыларның күңелләре күтәренке була, һәрвакыт алга барырга әзер торалар. Сафтан чыккан немец машиналарын һәм танкларын күрү аларга дәрт өсти бара. Василий һәм аның иптәшләре шатланып: "Безнең көчебез хәзер зур, туктаусыз һөҗүм итәргә, ныграк дөнбәсләргә". Бурыч шул, диләр. Десна елгасының тар җирен сайлап, Василий һәм аның иптәшләре, иртәнге томаннан файдаланып, 11 сентябрьдә икенче якка чыгып урнашалар. Бер карыш җир өчен батырларча көрәш алып баралар, позицияләрен алмаштырып, кул сугышларына күчәләр. Фашистларның самолетлары өзлексез бомбалар яудыра, икенче яктан танклар һөҗүм итә. Шундый авыр хәлләрдә дә Василий Осипов иптәшләре белән Днепр елгасы буйларына 22 сентябрьдә килеп урнашалар. Днепр елгасын кичү өчен җирле партизан оешмалары төрле агачлардан саллар ясап, авыр техниканы чыгару өчен күперләр салырга булышалар. Василий Иван улы иптәшләре белән, үзләре өчен уңай корылмалар ясап, 23 сентябрь көнне Днепрның уңъяк ярына аяк басалар.

Бу Чернигов өлкәсенең Чернигов районы Навозы авылы тирәсе була.

Днепрның уңъягында фашистларның бик көчле корылмалары була, ярның текә булуы да кыенлыклар тудыра. Шуңа карамастан, Василий десант отряды һәм судан чыккан иптәшләре белән һөҗүмгә ташлана. Взвод командиры сугышчыларны дошман урнашкан траншеяга таба юнәлдерә.

Окопларда, траншеяларда, дзотларда әйтеп һәм язып бетергесез рәхимсез сугыш башлана. Ике якка да берөзлексез гранаталар явуы, өзлексез пулеметлар атып торуы сугышчыларны куркытмый. «Урра!!!» тавышлары астында дошман траншеясына ташланалар, кул сугышы башлана. Василий Осипов сугышчан иптәшләре һәм десант отряды белән алга омтыла, тизрәк траншеядагы фашистларның төп корылмаларын юкка чыгарып, елгадан чыгучыларга юл ачалар. Югалтулар күп була, һәр солдат куелган бурычны актык тамчы канына кадәр башкара, коралын тоткан килеш һәлак була. 8нче укчы дивизиясе, 13нче Армия, Үзәк фронты белән Киев шәһәренә юл ала. Совет Армиясенең Днепр елгасын кичеп чыгуы, дошманнан өстенлек алуы бик зур җиңү була.

СССР Югары Советы Президиумының 1943 ел 16нчы октябрь Указы белән Днепр елгасын кичеп, Чернигов өлкәсе Чернигов районының Навозы авылы тирәсендә 1943 елның 22сентябрендә күрсәткән батырлыклары өчен взвод командирларына, батыр, кыю солдатларга, офицерларга да Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены белән дә бүләкләнәләр.

Бүләкләнүчелар арасында Василий Иванович Осипов та була. Илне фашист илбасарларыннан азат итүләр дәвам итә. Василий Иван улы укчы дивизиясе белән Чернигов, Житомир, Тернополь өлкәләрен азат итәләр, җирле халык аларны баш иеп каршы ала. Котырынган фашистлар җиңел генә бирелергә теләмиләр, яңа көчләр туплыйлар. 1944 елның 8 мартында Тернополь өлкәсе Подволочиск районы Супруновка авылы тирәсендә көчле фашист корылмаларына очрыйлар. Сугыш бер траншеядан икенчесенә күчә, Василийга пуля тия, ул, җәрәхәтенә карамый, фашистларны туктаусыз дөмектерә, мылтык түтәсе белән төя. Янындагы дзотка граната ыргыта, иптәшләрен алга барырга өнди. Сугышчан иптәшләре Василийның батырлыгына шаккаталар, көчләр тигез булмый. Василий җәрәхәттән 1944 нчы елның 8 мартында һәлак була. Аны Тернополь өлкәсе Супруновка авылы Подволочиск районында җирлиләр. Иптәшләре кыю, батыр Васи-лийның үлеме өчен фашист илбасарларын дөмектереп, Берлинга чаклы барып җитәләр.

Неялова авылыннан хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килеп тора. Колхоз идарәсе янында урнаштырылган " тәлинкә" авылга сугыш хәлләрен уңай

яктан сөйләсә дә, һәр йортта кайгы кимеми. 1944елда Анисия Сидровнаның өченче улына да хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килә. Петр Иван улы, курслар үткәч, илнең чик буйларын сакларга алына. Кая карама, җимерек шәһәрләр, авыллар, туган авылы җирләрен эзләп йөргән кешеләр, әти -әнисез калган балалар!. Хезмәт итү Ужгород шәһәре тирәсендә була, бер җирдән икенче урынга күчүләр кабатланып тора. Петр һәм аның иптәшләре яшеренеп яткан кораллы дошманга дучар була. Петр каты яралана. Туган ягына 1946нчы елда инвалид булып кайта. Авыл җирендә ир-атсыз тормыш итү, сугыш елларын-да күргән авырлыкларны, ачлыкны әйтеп бетергесез. Әнисе Анисия -Петрга сугыш җәрәхәтеннән төзәлү юлларын эзли. Белгән карчыкларга, багучыларга барып карый. Петрның авыруы көчәйгәннән көчәя бара, 1958нче елның 7 июлендә вафат була. Ул Кадыли авыл зиратына җирләнә. Анисия Сидровнага өч малаен һәм Иван Ефимовичны ( 7. 1. 1947) югалту әйтеп бетергесез авыр кайгы була. Бу елларда аның үзенә дә 60 яшь тулып килә.

Кичләрен улларыннан килгән хатларны ачып укымыйча гына, олыгайган, җыерчыкланып барган битләренә куеп, аларны сагынып бергә йоклый. Ә иртән Иван Ефимовичка тормышка чыккан вакыттагы сандыгына хатларын кадерләп салып куя, ә анда язылган сүзләргә, эчтәлегенә әһәмият бирми. Неялова авылыннан 1941-1945нче елларда 85 ир-егет сугышка алына, 26 кеше исән кайта, шуларның 9 ы- инвалид, эшкә яраксыз, 59 кеше үлеп кала. Еллар уза, Анисия Сидровнаның зур терәге бердәнбер кызы Евдокия һәм үсеп килүче оныклары була. Дүрт оныгы да Ленино-Кокушкино мәктәбендә укый башлыйлар. Бөек Җиңүгә 20 ел тулу уңаеннан мәктәптә ачык дәресләр алып баралар. 5нче сыйныф җитәкчесе А.А. Комиссаров балаларга бабай-абыйларының хатларын, фоторәсемнәрен алып килергә куша һәм мәктәп музеенда стенд ясарга булалар. Сугыш вакытында язган хатлар, фотосу-рәтләр, газета битләрендә чыккан язмалар килә тора. 5нче сыйныф укучысы Николай класс җитәкчесе Комиссаровка матур итеп төрелгән төенчек тапшыра. А.А. Комиссаров хатларны укыгач, дулкыланып мәктәп директоры Зәкия Дәүлиевнага керә. Кадерле хатларны саклаган Неялова авылында яшәүче Анисия Сидровнаның оныгы Николай тапшырганы ачыклана. Бу төргәктә улларының әнисенә язган хатлары була. Аның ике улының да Бөек Ватан сугышында һәлак булулары мәгълүм. Алар арасында Украинаның Чернигов өлкәсе Чернигов районы Навозы авылы янында күрсәткән батырлыгы өчен Василий Иванович Осиповка Советлар Союзы Герое исеме бирелүе турында 1943 елның 16 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы язылган документ та була. Бу Указ, билгесез булып, 20 ел геройның әнисенең сандык төбендә яткан. Указны укытучылар коллективын һәм барлык укучыларны җыеп укып чыгалар, аның дөреслегенә ышаналар.

Питрәчнең хәрби комиссариатына һәм райком җитәкчеләренә шалтыратып хәбәр итәләр. Тиз арада комиссия төзеп, Анисия Сидровна яшәгән Неялова авылына юл тоталар. Әлеге авыл Кокушкинодан 4 чакрым ераклыкта, авыл таркалып бара, өйләрнең күбесе җимерек хәлдә, юл юк. Килгән кунаклар Анисия Сидоровна белән танышалар, ул бик авыр тормышта яши, пенсиясе аз, беркайдан да, бернинди ярдәм итүче булмый, йорты-каралты куралар җимерелеп бара, ягулык мәсьәләсе дә игътибар сорый. Зәкия Дәүли кызы Гомәрова, герой ананың көнкүреш шартларын үз күзләре белән күргәч, ярдәм итү теләге белән райком җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Сессия утырышында чыгыш ясый. Алар бу гаиләне азык-төлек, ягулык материаллары белән тәэмин итү эшен җайга салалар, йорт салу да планга кертелә. Мәктәп- музей советы исеменнән Тернополь өлкәсе Супруновка авылына хат язып җибәрәләр. Хатка җавап тиз килеп җитә. Мәктәп коллективы геройның әнисен, аның оныгын, 5 укучыны, аларның җитәкчесе итеп А.А.Комиссаровны юлга озаталар. Килгән төркемне иң кадерле кунаклар итеп каршы алалар, вокзал тулы халык- район, өлкә җитәкчеләре, хәрби оркестр каршы ала. Анисия Сидоровнаны чәчәк бәйләмнәре биреп, җылы сүзләр әйтеп автобуска утырталар. Кунаклар башта Тернополь шәһәре буйлап сәяхәт итәләр, аннан Супруновка авылына геройның каберенә киләләр. Анисия Содоровна Неялова зиратыннан алып килгән туфракны Василийның каберенә сала, аның кайнар күз яшьләре улының каберенә тама, бик озак дәшми генә басып тора, улы белән саубуллаша.

Василий Иван улы Осиповның кабере өстенә әнисе һәм якташлары чәчәк бәйләме салалар. Супруновка авылы уртасындагы герой Василий Осиповның бюсты янына киләләр. Геройның бюсты чәчәкләргә күмелгән,мәктәп балалары геройларның каберен чиста тоталар. Тернополь өлкәсендәге предприятие җитәкчеләре Анисия Сидровнанга һәм килгән укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшыралар, ә геройның әнисенә пенсия билгелиләр. Геройның туган ягыннан килгән кунаклар Тернополь өлкәсеннән күп кенә фоторәсемнәр алып кайталар. Анда 1943 елда батырларча һәлак булган батырлар кабере фотосы, сугыш батырларына куелган һәйкәлләр, сугыштан соң торгызылган авыллар…һәм башкалар була.

Советлар Союзы Геройларының исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан Питрәч районында һәм геройларның авылларында урамнарга аларның исемнәре бирелде. Бутырка авылы Осипов исемен йөртә, Бутырка авылында, Питрәч район үзәгендә аңа бюст куелды. Геройның әнисенә Питрәчтә йорт салынды, ул анда кызы, оныклары белән бергә яши. Шунысы аяныч, Неялова авылында бүгенге көндә бер йорт та калмады, күпләр Питрәчкә, Бутырка һәм Ленино- Кокушкино авылына күчеп беттеләр. Матвеева ( Осипова) Евдокия Ивановна 2012нче елның ноябрь аенда вафат булды, Кадели зиратына җирләнгән.

В.И.Осиповның бюсты Тернополь өлкәсе Подволочиский районы Батырлар кабере янына урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Осипов, Герой Советского Союза