Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ватанны саклаучылар» фондына кабул итүгә «Дәүләт хезмәтләре» аша язылырга мөмкин

Бу хакта «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

1 июльдән Татарстан халкы «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалына кабул итүгә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылу мөмкинлегенә ия. Әлеге яңалык гражданнар өчен консультацияләр һәм ярдәм алу мөмкинлеген җиңеләйтергә тиеш.

«Иң еш мөрәҗәгатьләр ярдәм чаралары алу белән бәйле, — дип билгеләде Удачина. – Федераль дәрәҗәдә дә, региональ дәрәҗәдә дә бик күп программалар бар. Безнең бурыч – кешегә конкрет ситуациядә нинди ярдәмгә өмет итә алуын җентекләп аңлату. Без консультация бирү белән генә чикләнмибез, ә килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә ярдәм итеп, гражданнарны барлык этапларда озата барабыз».

Популярлык буенча икенче урында махсус хәрби операциядә катнашкан өчен акчалата түләүләр турындагы сораулар тора. Хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу темасы да актуальлеген югалтмый, бигрәк тә шәхси хәрби компанияләр катнашучылары арасында, дип ассызыклады Удачина.

Моннан тыш, махсус операциядә катнашучылар фондка медицина, психологик һәм юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

РФ Хәрби көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. РФ Саклану министрлыгы белән контрактны республиканың теләсә кайсы шәһәре яки районында төзергә була. Моның өчен 8 (800) 222-59-00 (Татарстанда һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүчеләр өчен), 117 (Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен) телефоннары буенча гариза калдырырга, хәрби комиссариат яисә сайлап алу пунктына килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса