Алга
  • Рус Тат
  • Вера Центовская: “Бомбалар шартлавы әле дә колакта яңгырый...”

    Без сугышка кадәр Мәскәүдә яшәдек. Төбәгебез әле 1812 елгы Ватан сугышы заманнарыннан ук билгеле Фили дигән урын иде. Анда полководец Кутузов ставкасы булган.


    Сугыш башлангач, безнең районны гел бомбага тоттылар. Куркудан мендәр белән башны ябып, кача идек. Аннары, әти-әни сөйләвенә караганда: "Гитлер киттеме?" дип сорый торган булганмын.
    1941 елның октябрендә бигрәк тә күп бомбага тоттылар. Бу вакытта безнең заводны Казанга эвакуацияләделәр. Кече сеңлем белән миңа бәхет елмайды. Чөнки без поездда әти-әни белән бергә бардык. Безнең эшелонны да бомбага тоттылар. Ата башлагач, бала-чаганы вагоннардан чыгарып, чокыр-чакырларга яшерәләр иде. Әле дә бомбалар шартлавы, кешеләр кычкыруы колакта яңгырый. Бомбага тоту тәмамлангач, кешеләр яшеренгән урыннарыннан торып, тагын юлга кузгала иде. Янган вагоннарны алып, кырыйга ташлыйлар иде. Берәү дә ыгы-зыгы килми. Калган вагоннарны тоташтырып, тагын немецлар килгәнче, юлны дәвам итәләр иде. Ике атнадан артык, шул рәвешле Казанга бардык. Казанга килгәч, туң җирне землянка итеп казый башладылар. Беренче кышны сеңлем белән землянкадагы агач караватта үткәрдек. Анда яз көне су урын-җиргә кадәр күтәрелә иде. Сугышның беренче елында качакларның тормышы шулайрак булды.
    Хәзер, телевизор экраннарына карап, шундый ук фашистларның тыныч халыкка атуларын, бомбага тотуларын күрәм. Украинаның көньяк-көнбатышында мәктәпләрне җимергәннәр, хастаханәләр, балалар бакчалары, йортлар ишелгән.
    Әлеге вакыйгаларны күзәтеп, ирексездән, сорау туа: "Донбасс кешеләренә ничек ярдәм итәргә?" Без аларны бик кызганабыз, билгеле. Бу кешеләргә рухи ярдәм кирәк.
    Без алар өчен ашамлык, санитария-гигиена товарлары алдык. "Кайгырту" үзәге аша шуларга җибәрдек.
    Фашизм баш калкытмас. Барыбыз да аңа каршы торырга тиешбез, дип уйлыйм.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: