Алга
  • Рус Тат
  • Ветераннар тәҗрибә уртаклаша

    Эле күптән түгел Тәтеш, Зәй, Әлмәт шәһәрләрендә Татарстан Республикасының ветераннар җәмәгать оешмасы советы вәкилләре тарафыннан өлкән буынның тормыш шартларын яхшыртуга кагылышлы темаларга киңәшмәләр уздырылды. Чиратта - Питрәч районы. Ветераннар оешмалары белән дә тыгыз элемтәләр урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу - 23 август көнне Питрәч районында узган Республика ветераннар оешмалары советы киңәшмәсе әнә...

    Үзенең яшәү дәверендә, ә бу 25 ел - чирек гасырга якын вакыт дигән сүз, ветераннар оешмасы өлкән буын вәкилләрен социаль яклауга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә барлык көчен куя.
    Бүгенге көндә Татарстанда 55 ветераннар оешмасы исәпләнә. Һәм аларның максатлары уртак - ветераннар хәрәкәтенең активлыгын үстерү һәм пенсионерларның хокукларын яклау. Һәрбер ветеран оешмасы вәкилләре урыннарда ветераннар белән элемтәдә тора, аларның иҗтимагый проблемаларын чишергә тырыша һәм җәмәгать тормышында актив катнашырга чакыра. Бу хакта үзенең чыгышында Республика киңәшмәсендә катнашкан Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы республика советы рәисе Хәбир Иштирәков та ассызыклап узды:
    -Һәрбер районның ветераннар оешмасының үзенчәлекле яклары, үз тәҗрибәсе, актив һәм кызыклы кешеләре бар. Ә мондый киңәшмәләр бер-беребездән әлеге тәҗрибәне алырга ярдәм итә.
    Киңәшмә эшендә шулай ук районның башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Дияров та катнашты. Ул барлык ветеран оешмалары вәкилләренә рәхмәтен белдерде. "Ветеран оешмалары безгә өлкән буын вәкилләре белән тыгыз элемтәдә калырга ярдәм итә. Алар кайчандыр илебезнең, районыбызның үсешенә зур өлеш керткән кешеләр. Без аларга чиксез рәхмәтле" диде ул үзенең чыгышында.
    Районда уңышлы гына эшләп килүче ветераннар оешмасының эшчәнлеге белән Питрәч районының ветераннар оешмасы рәисе Дания Камалиева таныштырды. Республика районнарыннан килгән ветеран оешмалары рәисләре дә үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
    Районда өлкән буын өчен ниндиерәк шартлар тудырылуын киңәшмәдә катнашучылар үзләре дә күреп китә алды. Бу максаттан алар өчен экскурсия оештырлыды. Кунаклар Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музее, Боз сарае, халыкны социаль яклау идарәсе, "Забота" үзәге һәм башка мөһим социаль объектларда булдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: