Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волонтерларның игелекле эшләре

Җәмәгатьчелекнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлтү максатыннан, 2013 ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Бу игелекле эшкә яшь питрәчлеләр дә үз өлешләрен кертте.

Без барыбыз да табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Еш кына урманнарга, елга-күл буйларына кәеф-сафа корырга чыгабыз. Кайчакларда табигать кочагына ял итәргә чыккач, күңелсез хәлгә тап буласың: бөтен җирдә чүп-чар ята, учак урыннары кала. Бу барысы да бирегә ял итәргә килгән кешеләрнең эше.
"Кайгырту" үзәге каршында Ирекле Активистлар Берлеге ( Содружество Активных Добровольцев) оешты. Әлеге проект волонтерлар тарафынна оештырылган һәм "риск төркеме"нә кергән яшүсмерләр арасында хокук бозуларны бетерүгә, аларны социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә җәлеп итүгә, игелекле эшләр эшләү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Әлеге проект җирле проектларга яраклашкан һәм муниципаль дәрәҗәдәге проблемаларны чишүгә юнәлтелгән.
Күптән түгел волонтерлар, "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр һәм аларның җитәкчеләреннән торган төркем көче белән күл кырыйларын чистарту буенча экологик марафон булып узды.
Яр кырыенда чүп-чар бик күп иде. Балаларның капчыклары тулып кына торды. Алар капчыклар янына" "Табигатьне саклау - безнең бурыч", "Сулаган һавабызны пычратмыйк" кебек язулар урнаштырды.
Волонтерларның әлеге эше хөрмәт һәм соклану уята, әлбәттә. Ләкин ни кызганыч, ул капчыклар әле дә шунда аунап ята. Җыеп куелган чүп-чарны тиешле җиргә урнаштыручы юк. Ә балалар язган язулар җирдә аунап ята.
Бу тагын бер кат кайбер җаваплы кешеләрнең үз вазыйфаларына салкын каравын күрсәтә. Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елында мондый күренешләр районыбызны бизәми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса