Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч редакциясе хезмәткәрләре үз эшләренең нечкәлекләре белән уртаклаштылар

Без районның заманча тарихын язабыз

Бүген илебездә Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Бу - үзенең иҗади хезмәтләре белән бердәм мәгълүмат киңлеген тәэмин итүчеләр һәм җәмәгатьчелек фикерен формалаштыручылар бәйрәме. Ул республика басмасының зур коллективы  яки район газетасының кечкенә генә коллективы булсынмы, алар барысы да кешеләрнең көнкүреше, аларның ничек  яшәве турында сөйләргә омтыла. Шулай ук  бер-беребезгә ярдәм итү, проблемалы мәсьәләләрне чишү юлларын табарга булыша, көндәлек тормышның мөһим һәм актуаль вакыйгаларын  яктырта, шуның белән алар  районның объектив тарихын яза.

Наҗия Галиева: «Бу һөнәргә мине язмыш үзе  алып килде»

Бала чакта яки хәтта яшь чакта  тормышта нәрсә белән шөгыльләнәсеңне  төгәл генә әйтүе кыен.  Яшь чакта  һөнәр сайлау да  җиңел эш түгел.  Язмыш миңа үзе юл күрсәтте. Тормышыңның  ничек корылачагы   бәхет эшедәдер ул.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң мин кондитер һөнәрен үзләштердем. Әмма тормыш шартлары шулай килеп чыкты, миңа балалар бакчасында эшләргә туры килде. Яшермим, бу эш  минем өчен түгел иде. Һәм көннәрнең берсендә якын дустым җирле редакциягә тәрҗемәче таләп ителүе турында хәбәр итте. Һәм мин шунда эшкә урнаштым, утыз елга якын  редакциядә эшләдем. Мине эшкә 1986 елның апрелендә  кабул иттеләр. Тәрҗемәче булып эшли башладым,  кирәк чакта башкаларны алмаштыра идем. Акрынлап эш серләренә төшендем,  барысы да ошады. Редакциядә һәрвакыт дустанә, җылы мохит булды, коллектив та ярдәмчел булды. Ә 1993 елда (утыз өч яшьтә) мине редакторның дубляж буенча урынбасары итеп билгеләделәр. Бу вазыйфа бик  җаваплы иде. Ул  вакыттагы редактор Николай Иванович Ушатов мине һәрчак хуплады, шулай ук башка җитди адым ясаганда да - югары белем алырга  дигән карарга килгәндә дә.  Мин университетка журналистика факультетына  доументлар тапшырдым. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кердем.
Шулай да, “Ни өчен бу юлны сайлады икән”, дип сораучылар да булыр.  Әмма мин ни өчен  икәнен әйтә алмыйм. Мин һәрвакыт әдәби иҗат белән кызыксындым. Мәктәптә укыганда, иншалар язарга бик ярата идем. Аларны мин бит ярым гына түгел, ә бөтен дәфтәрне тутырып яза идем. Ике сыйныфташ малай аларны миннән яшереп кенә күчерә торган булганнар, ә мин аны белмәдем дә.  Алар миңа һәрчак   бәйрәмнәргә бүләкләр бирәләр иде, шул чакта, нишләп миңа бүләкләр  бирәләр икән, дип аптырый идем. Бу сер егерме елдан соң очрашуда чишелде.
Дубляжда эшләгәндә мин тәрҗемә итү белән генә шөгыльләнмәдем. Үземә ошаган темаларга материаллар яздым, актуаль проблемаларны да күтәрдем. Миңа искиткеч кешеләр белән эшләү бәхете елмайды, алардан күп нәрсәләргә өйрәндем. Мин аларны һәрчак сагынып искә алам. Эшемне дәвам иткән коллегаларыма рәхмәтле. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм  һәм аларга уңышлар,  нык сәламәтлек, иминлек телим.


Светлана Балабанова: «Быел минем өчен юбилей елы!»

Быел редакциягә эшкә урнашуыма 25 ел була, мин монда  типографиядән күчтем.  Хәер, моңа кадәр дә эшем редакция белән тыгыз бәйләнгән иде, мин бит типографиядә линотипист булып эшләдем. Заманча техника заманы җитте, шуннан соң бу һөнәргә ихтыяҗ калмады. Линотипка алмашка компьютерлар килде. Редакция тормышында гына түгел, минем тормышыма да яңа чор тәэсир итми калмады   - яңа техника үзләштерергә туры килде. Мин үз вакытында Казанда дүртенче полиграфия училищесын тәмамлаганнан соң да, үз өстемдә эшләвемне дәвам иттем. Мин бит  редакциягә газета басучы  булып килдем, ә аннары текст җыю һәм верстка белән шөгыльләндем, ун ел безнең сайтны алып бардым. Ә бу баштарак безнең өчен яңа эш булды. Барысын да мөстәкыйль рәвештә үзләштерергә туры килде. Бу зур җаваплылык, белем таләп итә торган эш. Максатыма  үзлегемнән өйрәнеп,  хаталар аша ирештем. Иң мөһиме, тукталып калмаска кирәк.  Миңа эшем  бик ошый, үземә нәкъ менә шушы һөнәр сайлавыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады. 


Лидия Федорова: «Корректор - газетаның йөзе!»

Читтән карап торганда корректор эше  авыр түгел кебек тоелырга мөмкин. Бу темага бик күп көлкеле уйдырмалар да бар. Әмма үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: корректор - газетаның йөзе. Газетада берәр хата, ялгыш китсә бөтен редакция коллективының эшенә тап төшә бит, укучыларыбыз,  беренче чиратта, яңа сандагы проблемалы метериалны түгел, шул хатаны теленнән төшермәячәк.
Шуңа күрә газетаның  чираттагы   санына барачак барлык материалны укып, тексттагы исем-фамилияләрне берничә  тапкыр тикшереп чыгам. «Алга» газетасында инде 25 ел эшлим,  шул вакыт эчендә хаталарны бик тиз күреп алырга  өйрәндем. Кайчакта автор үзенең текстындагы хаталарын күрми дә калырга мөмкин бит.
Ә корректор моңа юл куя алмый. Һәм, әлбәттә, безнең эштә үзара ярдәмләшеп эшләү дә  бик булыша. Күп еллар дәвамында Наҗия Галиева, Фәридә Шакирова, Нурия Камалетдинова белән аңлашып эшләдек. Аларга һөнәри бәйрәмебез көнендә  гаилә иминлеге, бәхет, сәламәтлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса