Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби операциядә катнашучының гаиләсе үзләренең ничек яшәүләре турында сөйләде

Менә инде елдан артык аларның көне шалтыратулар һәм хәбәрләр көтеп уза.

Безнең районда контракт хезмәтенә алу дәвам итә. Питрәчле Азат Хадыев үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китүчеләрнең берсе. Хәзерге вакытта ул Ватанны саклый, ил мәнфәгатьләрен яклый, ә өйдә аны ышанычлы тыл – яраткан гаиләсе көтә.

– Мин аңа бернәрсә дә әйтмәдем, бар да димәдем, калырга да үгетләмәдем. Бу турыда ниләр уйлавымны, ничек борчылуымны үзем генә беләм. Андагы хәлләрне һәм анда нәрсә булырга мөмкинлеген һәркем аңлый. Ул инде кырыктан узган кеше, барысы өчен дә үзе җаваплы. Мондый карарларны һәркем үзе уйлап кабул итәргә тиеш, дип саныйм мин. Бу кызып китеп, кисәк кенә ясаган адым түгел, ул бу турыда шактый озак уйланды, мин моны белдем, ләкин катышмадым. Узган елның сентябрь башында миңа, контракт төзеп махсус хәрби операциягә китәргә уйладым, диде. Бу минем өчен аяз көнне яшен суккан кебек булды дип әйтә алмыйм. Мин аның шулай хәл итәчәген сизгән идем, – дип искә ала Алия.

Көчле рухлы хатын буларак, ул иренең карарын кабул итә һәм аны хуплый – аңа җыенырга ярдәм итә һәм озатып кала. Азат башта Ульяновскида өйрәнүләр уза. Гаиләсе анда аның янына хәрби хәрәкәтләр зонасына китәр алдыннан саубуллашырга да бара.

– Хәзер мөмкинлек булган саен ул элемтәгә чыга, һәрвакыт бар да яхшы, ди. Сөйләшкән вакытта “Менә ашарга әзерләдем әле”, яки “Менә малайлар белән окоп казыдык”, дип кенә әйтергә мөмкин. Башка берни турында да сөйләми, – ди Алия.

Хатыны билгеләп үткәнчә, Азат аз сүзле, барысы да эш-гамәлләрендә чагыла. Алия үзенең кияүгә чыгу тарихын да сөйләде. Ул Күн авылында туып-үскән. Мәктәптән соң Казанга киткән, пешекче-кондитерлыкка укыган һәм кафеда эшләгән, ял көннәрендә туган авылына әнисе янына кайта торган булган.

– Азат бу вакытта Питрәчтән безнең күршеләргә кунакка кайтып йөри иде. Аның белән шулай таныштык. Бервакыт, ял көннәреннән соң, кире шәһәргә китәргә җыенган чакта миңа: “Китәргә ашыкмый тор, мин сине кичкә таба үзем илтеп куярмын”, – диде. Мин бернәрсә турында да шикләнмәдем, илтеп куясы килә икән илтсен, дип уйладым, өстәвенә ул вакытта әле транспорт белән дә проблема иде. Аның үз машинасы юк иде, ул бер танышының машинасында килде, һәм шәһәр урынына мине әти-әнисе янына алып кайтты. Ул аларны өйләнергә җыенуы һәм хәзер килен алып кайтачагы турында кисәткән булган. Мине монда көтәләр иде инде. Менә шулай көтмәгәндәуйламаганда мин кияүгә чыктым. Без майда таныштык, июньдә никах укыттык, июльдә туебыз булды, – дип сөйләде Алия.

Шуннан бирле 22 ел вакыт узган. Азат белән Алия өч бала тәрбияләп үстергәннәр, инде алар әби-бабай булырга да өлгергән. Олы улы Айратның үз гаиләсе һәм кечкенә уллары бар. Уртанчы уллары Айдар, быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, төзелеш көллиятенә укырга кергән, кечкенә кызлары Азалиягә ун яшь.

– Соңгы өч ел минем өчен бик авыр булды. Башта әти (каената) үлде. Без барыбыз бергә, зур гаилә булып яшәдек, мин гаиләдә кеше күп булуына күнеккәнмен, өй беркайчан да буш тормады, һәрвакыт кем дә булса өйдә иде. Әти үлгәннән соң бер ел да үтмәде, минем әнием вафат булды, ике айдан каенанамны озаттык. Өй әкренләп бушап калды, Азат махсус хәрби операция зонасына китте, олы улымның үз гаиләсе, кечесе Казанга укырга китте, тулай торакта яши, ял көннәрендә генә кайта. Без кече кызым белән икәү генә калдык. Йорттагы бөтен эш минем өстә. Әлбәттә, җиңел түгел, – ди Алия.

Азат җәйгә планлаштырылган ялга да кайта алмаган. Шуңа күрә Алия район хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр, кышка утын кирәк.

Менә инде елдан артык Хадыевларның көне шалтыратулар һәм хәбәрләр көтеп уза. Алар аны түземсезлек белән көтәләр һәм ул, башка күп кенә хәрбиләр кебек үк, озак көткән җиңү белән исән-сау үз гаиләсенә кайтачагына ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса