Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өй туйларын үткәрүчеләр арта

Федераль программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен үзләренең иске йортларын яңа фатирларга алыштыру мөмкинлеге туды. Районыбызда бүген 229 кеше әлеге хокукларыннан файдаланып, барлык уңайлыклары булган фатирларда яши. 11 август көнне тагын 16 бәхетле ветеран яңа фатирга күчү бәхетенә ия булды.

Кояшлы август иртәсе Бөек Ватан сугышында катнашучыларның хатын-кызлары өчен зур шатлык китерде. Бу көнне аларны Осиново бистәсенә җыйдылар. Биредә сугыш ветераннары өчен төзелгән фатирлардан тулы бер микрорайон төзелгән инде. Бу юлы яңа фатирларны Көек, Кибәч, Татар Тау Иле, Иске Кощак, Кәвәл, Гильдеево һәм районның башка торак пунктларында яшәүчеләргә бирделәр. Аларны бәхетле көтеп алынган көннәре белән Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тәбрик итте. Республика кунагы ветераннарга мөрәҗәгать итеп, федераль һәм республика ярдәме белән Питрәчтә тагын бер матур микрорайон барлыкка килде, - диде Ирек Фәйзуллин әлеге күпкатлы заманча биналарны төзүчеләрне дә игътибарсыз калдырмады. Кайберләренә Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Шунысы куанычлы ветераннар өчен йортларны үзебезнең Питрәч төзүчеләре, "Строитель" ҖЧҖ оешмасы төзи. Бу оешмада төрле белгеч эшләсә дә, алар барысы да уртак бер эшне башкара. Район үзәге оешмасының өч хезмәткәренә Питрәч район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Болар штукатур-маляр Фирдисә Хадиева, электр монтажчысы Евгений Дмитриев һәм балта остасы Рифгать Ваһаповлар. Тантананы тәмамлап, республиканың төзелеш министры ветераннарга яңа йортларында бәхетле озын гомер итүләрен теләде. Соңыннан бәхетле ветераннар мактаулы кунак һәм район башлыгы кулыннан яңа фатир ачкычларын кабул итеп алдылар. Ә Бөек Ватан сугышы ветеранының улы Петр Антонов (федераль программа кысаларында аның әнисе Вера Антонова да фатир алды) барлык ветераннар исеменнән район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ниһаять иң шатлыклы мизгелләр якынлашты - ветераннар үзләренең яңа йортларына аяк бастылар. Район башлыгы һәм төзелеш министры Шәле авылыннан сиксән яшьлек Гайшә Хәмидуллинаның фатирын карадылар. Алар аңа келәм бүләк итте.
Бәхетле хуҗабикә үзенең шатлыгын тыеп тора алмады: "Шатлыгымның чиге юк, бу көтелмәгән бәхет өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт!" - диде.
"Ветераннарны торак белән тәэмин итү" программасын тормышка ашыра башлаганнан бирле район буенча барлыгы 229 сугыш ветераны һәм аларның тол хатыннары фатирлы булды. Шуларның бары 32се генә фатирларны иске йортлардан алды, ә 197 ветеран үзләре өчен төзелгән яңа фатирларда яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса