Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа бакча бик тиздән балалар кабул итәчәк

Көек авылында «Светлый» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән «Золотая рыбка» балалар бакчасы төзелешен тәмамлау тантанасы узды. Аны «Демография» милли проекты кысаларында төзеделәр.

Район башлыгы Илһам Кашаповны, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурскаяны, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанованы һәм башка кунакларны ипи һәм чәкчәк белән каршы алдылар.Төзелеш-монтаж предприятиесе җитәкчесе балалар бакчасы мөдиренә ачкыч тапшырганнан соң, катнашучыларга бина буйлап кечкенә генә экскурсия уздырдылар.
- Халык саны арту сәбәпле, биредә балалар бакчасына ихтыяҗ бик зур иде. Бүген без мәктәп, поликлиника төзелеше турында уйлыйбыз, - дип билгеләп үтте Илһам Кашапов.
- Бинаны төзү эшенә узган елның ноябрендә керештеләр, бүген барлык эшләр дә төгәлләнгән инде. Тиздән балалар бакчасын кадастр исәбенә куячаклар, аннан соң Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аны кабул итеп, районга тапшырачак. Шуннан соң балаларны кабул итү башлана. Әлеге балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр саны буенча районда иң зурысы булачак. Бина заманча, инновацион, икенче катка лифт белән җиһазландырылган, видеокамералар, сигнализация урнаштырылган, балалар бакчасы территориясе иркен, төзекләндерелгән. Биредә балаларыбызның үсеше өчен кирәкле бар нәрсә дә бар, - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса