Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа батырларны көтәбез

Яңа спорт сезоны башланып китте, яшь хоккейчылар инде сезонны ачты, биатлончылар үз ярышларын үткәрде, җиңел атлетчылар, көрәшчеләр старт биргәннәрен көтә... Кайбер җәйге ярышлар тәмамланып килә. Шулай да, районның спорт тормышы гөрли. Спорт яратучыларны яңа турнирлар, чаралар көтә.

МИНИ-ФУТБОЛ. РАЙОННЫҢ БЕРЕНЧЕ ЧЕМПИОНЫ – ЛЕНИНО-КОКУШКИНО
Өч атна дәвамында районның ачык беренчелеге барды. Анда унбер команда катнашты.
Район чемпионы булып Ленино-Кокушкино җыелма командасы танылды, ул финалда кощаклыларны 4:2 исәбе белән җиңде. Өченче һәм дүртенче урыннар өчен үткән уенда Царево командасы “Ак барс” кошчылык комплексы командасыннан көчлерәк булып чыкты, исәп – 7:4.
Калган командалар түбндәге урынарда: 5. Шәле, 6.Татар Тау Иле, 7. район хакимияте, 8. Күн, 9. Иске Шигали, 10. Пимәр, 11. Янсуар.
МИЛЛИ КӨРӘШ. БЕЗ ЯҢА ТАЛАНТЛАР ЭЗЛИБЕЗ
Һәр халыкның элек-электән килеп бүгенге көнгә кадәр сакланып калган уеннары, спорт ярышлары бар...
Татар милли көрәше шундыйларга керә. Ул безне мәйданнарда гына түгел, ә тормышта да көрәшергә һәм җиңәргә өйрәтә. Безнең Питрәч районында күпме танылган батырлар үсеп чыкты. Аларның бишесе “Атказанган спорт мастеры” исемен йөртә. Бу безнең легендар көрәшчеләребез: Иван Баширов, Висарион Канашев, Михаил Чернов, Рафаэль Сафиуллин, Рөстәм Гыйниятов, алар төрле ярышларда лаеклы рәвештә район данын якладылар, көрәш келәмнәрендә зур уңышларга ирештеләр.
Тагын күп кенә көрәшчеләребез төрле мактаулы исемнәргә лаек һәм алар безнең командага җиңүләр китерде. Бу чын спортчыларның бил алышларын күзәтү үзе бер рәхәт. Бу көрәшчеләр районның төрле авылларында туып үскәннәр.
Әйе, соңгы елларда милли көрәш бераз үз көчен югалтты, яңа Питрәч баһадирларының инде күптәннән барлыкка килгәннәре юк. Районда милли көрәшкә зур игътибар бирелә, балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында төрле турнирлар үткәрелә.
Өч көрәш секциясе эшли, Ленино-Кокушкинода, Шәледә һәм Питрәчтә. Аларда җиде яшьтән зуррак балалар шөгыльләнә ала. Биредә тренерлар булып Илшат Шәфигуллин һәм тагын бер атаклы көрәшче, халыкара класслы спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья һәм Европа Кубогы иясе, күп кенә турнирларда җиңүче Фәрхәт Фәйзуллин эшли. Кощакта ирекле көрәш секциясе эшли, анда тренировкаларны Россия спорт мастеры, дөнья чемпионы Андрей Чиндин алып бара.
- Мин Питрәчтә һәм Шәледә атнага өч тапкыр шөгыльләнәм, - дип сөйли дөнья чемпионы, - дәресләр 14.30да башлана һәм сәгать ярым - ике сәгать уза. Әлегә Питрәчтә тренировкаларга уртача 20гә кадәр яшүсмер йөри, Шәледә дәресләрне киләсе атнада башлап җибәрәчәкбез.
Биредә балалар татар көрәше күнекмәләренә генә түгел, ә көрәшнең барлык төрләре алымнарына да өйрәнәләр, гомумфизик күнегүләр үткәрәбез. Теләге булганнарга ишекләр ачык, көрәшнең төрле төрләре белән шөгыльләнергә һәм сәламәт, физик яктан алга китәргә теләгән балаларны көтеп калабыз.
Икенче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучысы Осман Камалиев даими рәвештә тренировкага йөри.
- Яраткан спорт төре белән инде алты ел шөгыльләнәм, - ди Осман, - район, республика ярышларында катнашам һәм призлы урыннар яулыйм. Мин башкаларга шуны әйтәсем килә: көрәш белән шөгыльләнегез, бу бик кызык, ир-атлар көрәш белән шөгыльләнергә тиеш һәм үзләрен генә түгел, ә көчсезрәк кешеләрне һәм кызларны да яклау өчен дә.
Якындагы айларда келәмнәрдә милли көрәш буенча ярышлар да узачак:
28-29 сентябрьдә Тәтештә олырак яшүсмерләр арасында Татарстанның команда беренчелеге узачак. 6 октябрьдә комплекслы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә «Ак барс-Питрәч» ҖЧҖ призларына традицион ачык турнир узачак. 3 ноябрь көнне Шәле авылында легендар якташыбыз - орден иясе Фәйзрахман Сафин истәлегенә багышланган призларга ачык турнир узачак. 5 гыйнварда комплекслы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Мөнир Сөнгәтуллин истәлегенә багышланган турнирда яшь көрәшчеләр келәмгә чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, спорт