Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел каникулларында Питрәч районында бер янгын чыкты

Янгынга каршы махсус режим белән бәйле рәвештә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре тыелган урыннарда салют аттыруларны ачыклау һәм булдырмау буенча рейдлар үткәрде.

- Без ике беркетмә төзедек һәм 2000 сум күләмендә административ штраф салынды, - диде район буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм пофилактика эшләре бүлеге башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Роман Пушков.
Янгын күзәтчелеге шулай ук тәүлек буе эшли торган социаль объектларны: «Шатлык» приюты, район үзәк  хастаханәсе, Көек авылында өлкәннәр өчен «Добрые истории» пансионатында профилактик тикшерүләр үткәрде.
- Зур булмаган җитешсезлекләр ачыкланды, аларны урыннарда ук бетерделәр, - дип өстәде Роман Владимирович.
Яңа ел бәйрәмнәре вакытында районда бер янгын булган – 1 гыйнварда 00:25 сәгатьтә Колай авылындагы «Агролак-К» ҖЧҖ хуҗалыгында трактор яна. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
2020 елда Питрәч районында күп балалы гаиләләр, инвалид балалары булган гаиләләр яки өлкән кешеләр яши торган 206 йортта 824 янгын хәбәргече урнаштырылган.

Белешмә өчен:

ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр Татарстанда 111 янгын чыккан. 5 кеше зыян күргән, 14 кеше һәлак булган һәм 20 кеше коткарып калынган. Янгыннарның күбесе торак секторда булган. Янгыннарның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X