Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа ел килә, яңа ел!

Яңа ел җиткәнен һәркем балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә.

Әлбәттә инде, декабрьнең соңгы көннәрендә һәркем  үзендә арыганлык тоя, олылар бераз эштән арынып, балаларның укулардан бераз ял итәселәре килә башлый. Һәркемне ышаныч-өмет хисләре биләп ала, алар күңеле белән яңа елдан ниндидер могҗиза көтә. 
Шундый могҗизаларның берсе  бүген ук тормышка ашачак. Балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт  мәктәбендә  яхшы укучылар, спортчылар, республика конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары  өчен  район башлыгы чыршысы булачак. Районның төп чыршысын ачу 22 декабрьгә планлаштырылган, мондый могҗиза  балалар шәһәрчегендә 16.00 сәгатьтә булачак. Менә шул вакытта  районның төп чыршысының утлары кабыначак. 
Барлык питрәчлеләрне һәм район кунакларын чыршыны ачу чарасында көтеп калабыз. 
Шулай ук Раштуа чыршысын үткәрү вакытының үзгәрүен хәбәр итәбез, ул 4 гыйнварда үтәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: анонс