Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа елда якыннарга нинди бүләкләр бүләк итәргә?

Киләсе елга Үгез хуҗа булачак. Елны ничек дөрес итеп каршы алырга? Нәрсәгә игътибар итәргә? Бүләккә нәрсә сайларга? Шуларга бәйле киңәшләр тупладык.

Ак металл Үгез елында көнкүрештә файда китерә, тормышта гел кирәк булырлык бүләкләр ясау хәерле. Бу бүләкләрдә елның символы – Үгез төшерелсә, тагын да яхшы.

Якын кешеләрегезгә плед, җылы, йомшак халат бүләк итәргә мөмкин. Көнкүреш техникасы (блендер, каһвә пешерү җайланмасы, иттарткыч һ.б.) да бүләк буларак менә дигән. Аш-су бүлмәсендә куллану өчен ак савыт-саба җыелмасы да бер дигән булыр.

Ир-артларга практик яктан әһәмиятле бүләкләр сайларга кирәк: портмоне, җылы свитер, автомобиль кирәк-яраклары.

Хатын-кызларга исә зәркән эшләнмәләре, СПА-салонга сертификат, китап бүләк итәргә ярый. Бик юмартлар чыршы астына бүләк буларак җылы якка путевка куярга мөмкин. Гүзәл затларны сөендергән өчен Үгез елы үзе дә сезне куандырыр.

Хезмәттәшләргә артык кыйммәт булмаган, әмма истәлек булып сакларлык бүләкләр сатып алырга киңәш ителә. Тәмле, сыйфатлы чәй, каһвә, фоторамка, блокнот, яхшы каләм – вариантлар бик күп төрле.

Чыганак: Матбугат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр