Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа эш башлаган фермерлар 5 миллион сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Питрәч районында булды. Район башлыгы Илһам Кашапов аны районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән таныштырды. Министр район аграрийларының сорауларына җавап бирде.

Республиканың аграр ведомство башлыгы “Агролак һәм К” ҖЧҖ, “Макс-Ойл” ҖЧҖдә,
А.Р.Муллагалиев һәм И.Р.Хамбиков крестьян-фермер хуҗалыкларында, районның иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре: “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ һәм “Ак Барс” Кошчылык комплексы” ҖЧҖнең җитештерү мәйданчыгында булды.
Бүгенге көндә “Агролак һәм К” ҖЧҖ хуҗалыгында 890 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 440ы савым сыерлары. Өч ел элек биредә яңа инвестор эшли башлады.
- Безне барыннан да бигрәк нәселле сыерлар кайтара алуыбыз сөендерә, аларны Киров өлкәсеннән алып кайттык. Нәкъ менә алар өчен яңа сыер абзарлары төзелде. Белгечләр белән проблемалар бар иде, хәзер инде эшкә сәләтле яхшы коллектив формалашты, - диде хуҗалык инвесторы, “Фортекс” компанияләре төркеменең генераль директоры Рәүф Галләмов.
“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖнең машина-трактор паркы базасында министр авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул аларга аграрийларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде, Питрәч фермерларына мөмкинлекләрен арттыру өчен кооперативларга берләшергә чакырды.
- 2020 елда хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чаралары арттырылды. “Агростартап” программасы халык арасында аеруча зур кызыксыну уятты. Быел бер грантка каралган сумма 5 миллион сумга кадәр арттырылды, бирелгән акчаның бер өлешен кооперативны үстерүгә тоткан очракта 6 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Февраль аенда ук барлык программалар буенча конкурслар башлануы турында игълан итәчәкбез, - дип басым ясады Марат Җәббаров.


КФХ хуҗаларына ярдәм төрләре турында барлык мәгълүматны яшәү урыны буенча авыл Советларында белергә мөмкин. Һәр төр буенча документлар исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында "Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр" бүлегендә күрсәтелгән. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә һәм Башкарма комитетның икътисад бүлегендә сорауларга җавап бирәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса