Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа мәктәпне июнь ахырына төзеп бетерергә планлаштыралар

Илкүләм проектлар

“Царево” торак комплексында яңа мәктәп территориясендә төзекләндерү эшләренә керештеләр. Шул ук вакытта бинаның өч катында да бизәкләү эшләре бара.

 

- Без үзәк керү юлы янындагы территориягә ком җәйдек, анда мәктәп линейкалары узачак. Шулай ук төп юлдан мәктәп территориясенә керү юлының беренче өлешен ясадык. Хәзер футбол кырын төзекләндерүгә керешәбез. Шуннан соң янгынга каршы эчке ишекләргә тотынабыз һәм хоккей, баскетбол мәйданчыкларына, уеннар өчен мәйданчыкка күчәчәкбез, - ди прораб Фәнис Минегалимов.
Шул ук вакытта бина эчендә бизәкләү эшләре алып барыла. Мәктәпнең гомуми мәйданы 18 мең квадрат метр тәшкил итә. 78 уку бүлмәсенең 15е әзер инде.
- Биредә буяу, декоратив каплам ясау, яктырткычларны, түшәм панельләрен монтажлау, плитка җәю эшләре башкарыла. Шулай ук бассейн өчен барлык җиһазлар да кайтарылды, аны монтажлау тәмам диярлек, - дип билгеләп үтә прораб.
Объектны июнь ахырында куллануга тапшырырга планлаштыралар. Сентябрь аенда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп беренче укучыларны кабул итәргә әзер булачак. Бу Питрәч районындагы иң зур мәгариф учреждениесе булачак.
Мәктәп ”Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты ярдәмендә торгызыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса