Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа проект питрәчлеләр тормышын ямьләндерәчәк

«Безнең ишегалды» дип аталган төзекләндерү буенча киң масштаблы республика программасы эшли башлады. 2020-2022 елларда Питрәч районында да күп фатирлы йортлар территорияләрен тәртипкә китерәчәкләр. Программа 2014 елга кадәр төзелгән һәм ремонт таләп итә торган барлык йортларның ишегалларына киләчәк.

Йортны нәкъ менә ишегалдына карап бәяли башлыйлар. Ишегалды – ул уртак территория, әмма анда шәхси мохиткә дә урын бар: күршеләр бер-берсе белән шунда танышалар, аралашалар, иң беренче дуслык шунда барлыкка килә. Шуңа күрә һәрберебез аның уңайлы һәм җайлы булуын тели. Әмма соңгы елларда бөтенләй башка күренешләрне генә күзәтергә мәҗбүр идек: күп кенә ишегалларында күгәреп, искереп беткән шыгырдавык таганнар янына автомобильләр рәте тезелгән, кайчандыр турник булган металл таяклар күптән металлоломга тапшырылган... Моны хәл итәргә «Безнең ишегалды» программасы алынды. Әле узган ел ук безнең районның күп фатирлы йортлары ишегалларында гражданнар җыеннары үткәрелде. Биредә яшәүчеләр нинди ишегалды күрергә теләүләре турында сөйләделәр, ә белгечләр бу хыялларны ничек тормышка ашырырга дип уйладылар. Ишегалларын яңартуга халыкны җәлеп итү – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның турыдан-туры күрсәтмәсе.

Татарстанда «Безнең ишегалды» уникаль проектын гамәлгә ашыруга өч ел эчендә 50 миллиард сум акча тотылачак.


Район хакимиятендә киңәшмә узды, анда барлык кызыксынган яклар: район җитәкчелеге, идарәче компанияләр вәкилләре һәм йортлар буенча җаваплылар очрашты. Сүз уңаеннан безнең районда йорт буенча җаваплылар институты акрынлап булса да оеша башлады.
- Без ишегалды тәртипкә китерелүенә шатбыз. Минем җиде оныгым бар, аларның уңайлы ишегалдында уйнау һәм яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеге булсын иде, - диде Кощак авылындагы йортларның берсе буенча җаваплы Анна Денисова.
Төзекләндерү көтелә торган ишегаллары безгә совет чорыннан ук мирас булып калды, ә хуҗалык корылмаларын күп кенә кешеләр үзләре теләгәнчә төзегән. Күп кенә халыкны хәзер бу «архитектура сәнгате әсәрләре» белән нәрсә булыр, дигән сорау борчый, аларның күбесе инде тулысынча искергән һәм халыкка, куркыныч тудыра, өстәвенә әле алар муниципаль территорияләрдә бернинди рөхсәтсез торгызылган.
- Безнең ишегалдында бөтенләй искергән корылмаларны сүтәргә кирәк, алар урам кыяфәтен бозып кына калмыйлар, куркыныч тудыралар, кеше өстенә җимерелеп төшәргә мөмкиннәр, - диде Механизаторов урамындагы 3 нче йорт өчен җаваплы Виктор Зайцев.
Ә менә Центральная урамында яшәүчеләр, киресенчә, үзләренең кирпеч корылмаларын саклап калырга тели, алар аның түбәсен ябарга, ишекләрен алыштырырга әзер. Район башлыгы Илһам Кашапов һәр очракның аерым каралачагын, халыкның фикерләре һәм тәкъдимнәре исәпкә алыначагын билгеләп үтте.

 


2020 елда түбәндәге йортларның ишегаллары төзекләндереләчәк: Питрәч авылы, Мишанин урамы, 6, 7, 8, 9, 11 нче номерлы йортлар, Казанская урамындагы 4а, 6а йортлар, Перчков урамындагы 5, 7, 9 нчы йортлар, Вишневая урамындагы 5 һәм 6 нчы йортлар, Мелиораторов урамындагы 2, 3, 3а, 4 нче йортлар. Кощак авылында 50 лет Победы урамындагы 1 һәм 2 номерлы йортлар, Ленино-Кокушкино авылында – Центральная урамындагы 1, 1а, 2, 4, 5 һәм 15 номерлы йортлар ишегаллары төзекләндереләчәк. Колай авылында да йортлар ишегалларын яңартачаклар: Профсоюзная урамындагы 32, 33, 34, 35, 36, 37 нче йортлар һәм Молодежная урамы буенча 1, 2 һәм 3 номерлы йортлар ишегаллары. Богородск Иске Шигали, Пановка авылларында барлык күпфатирлы йортларның ишегаллары төзекләндереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса