Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якшәмбе көнне төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Балта остасы Николай Вавилов һәм күп төрле эш башкаручы Динар Гайнуллин безгә үз эшләре турында сөйләделәр. Хәзер алар үз бригадалары белән Питрәчтә торак йорт торгызалар.

Якшәмбе көнне төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу - төзи, иҗат итә торган кешеләр. Алар кешеләрнең тормышын матурайталар, уңайлы итәләр.

 

“Көч булганда, әле эшләячәкмен”

Николай Вавилов ишекләр үлчи. Илшат Гайсаров фотосы.

 

Николай Вавилов төзелештә 1976 елдан бирле. Ул хәзер 44 ел эчендә кайда һәм кайчан эшләгәнен дә хәтерләми. Төзүчелеккә бөтен гомерен багышлаганын гына белә.
- Озак вакытлар ПМК-1дә эретеп ябыштыручы булдым, аннан шофер, тракторчы булып эшләдем. Соңгы 12 елда Питрәч төзелеш компаниясендә балта остасы булып эшлим, - дип сөйли Николай Алексеевич. Ул бу авылда туган, укыган. Биредә үз язмышын да очраткан, Татьяна Васильевнага өйләнә, әти була - улы Валерий һәм кызы Анастасияне тәрбияли, хәзер инде бабай. Туган төбәге белән яшь чагында гына – ил алдындагы бурычын үтәргә барганда гына аерылышып тора. Германия демократик республикасында хезмәт итә.
Ике айдан Николай Вавиловның зур юбилее – аңа 60 яшь тула. Тик төзүче эшен калдырырга җыенмый.
- Көч булганда, эшләячәкмен. Эш күп, иртәдән кичкә кадәр хезмәт куябыз, миңа авыр түгел, күнегелгән инде. Тәрәзәләр һәм ишекләр куям, хезмәттәшләремә булышам. График уңайлы, биш көнлек. Кайчагында ял көннәрендә чакырталар, тик бу турыда алдан кисәтәләр, - дип билгеләп үтә төзүче.
Буш вакытында ул балык тота. Аны Мишә, Кама елгалары ярлары буенда очратырга мөмкин. Николай Алексеевич еш кына оныклары Илья белән Иринаны үзе белән ала, чөнки балалар бу шөгыльне бик ярата.


 

“Кешеләргә булышабыз - йортлар төзибез”

Динар Гайнуллин кирпечләрне сортларга аера. Илшат Гайсаров фотосы.

 

Динар Гайнуллин Украинада Харьков шәһәрендә туган. 8 яшендә әти-әнисе белән Питрәч районына күчеп килә. Мәктәптән соң Ленино-Кокушкино СПТУына укырга керә, анда 3 ел укып, киң профильле тракторчы-машинист белеме ала. Әмма Динар үз белгечлеге буенча эшләргә китми. Ул йортлар төзергә карар кыла. Шул вакыттан бирле инде 20 ел төзелештә эшли.
- Казанда ун катлы 2 йорт төзедек, аннан Питрәчтә эшли башладым. Күп катлы 7-8 йорт төзедек инде, хәзер тагын бер йорт төзибез, - ди Динар, горурланып.
Аның эш көне иртәнге 7.30 сәгатьтә башлана.
- Менә кичә, әйтик, иртән хезмәттәшләрем белән измә кабул иттек, аннары аны бетонболгаткычта бутадык, ә аннары кран белән ташчыларга бирдек, - дип уртаклашты төзүче.
Динар гаиләсе янына кичке 8-9 сәгатьләрдә кайта. Буш вакытын алар белән үткәрә.
- Улыбыз Ильяс Лего җыярга ярата, - ди Динар. – Әлегә төзелеш белән кызыксынмый, әмма конструкторлар аңа ошый.
Гайнуллиннар гаиләсе Питрәчтә, фатирда яши, әле күптән түгел генә дача йорты сатып алганнар. Эш тәҗрибәсе Динарга барысын да төзекләндерергә мөмкинлек бирә. Кайда нәрсә эшләргә, куярга, буярга – барысын да белә. Әмма бу аның авыр эшендә бердәнбер плюс түгел.
- Күп нәрсә ошый: хезмәт хакы әйбәт, коллектив та. Үз эшемне яратам, чөнки без кешеләргә булышабыз – йортлар төзибез, - дип билгеләп үтә әңгәмәдәшебез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса