Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ял көннәрендә Питрәч районында ике янгын булды

Узган шимбә көнне сәгать ярым аерма белән Белкино һәм Рус Казысы авылларында шәхси йортларда ике янгын чыгу очрагы теркәлгән.

22:02 сәгатьтә Белкино авылында шәхси торак йорт янды. Йорт автоном янгын хәбәргечләре белән җиһазландырылмаган, ә иминиятләштерелгән була. Зыян күрүчеләр юк. 112 квадрат метр мәйданда йорт, сарай, мунча һәм ВАЗ-2107 җиңел автомобиле янып беткән. Янгын сәбәбе - электр җиһазларыннан техник файдалану кагыйдәләрен бозу. Матди зыян  якынча 600 мең сум тәшкил иткән.
Ә 23:42 сәгатьтә Рус Казысы авылында торак булмаган йортны ялкын чорнап ала. Янгын нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 20 квадрат метр булган йорт тулысынча янып бетә. Зыян күрүчеләр юк.
- Көннәрнең кинәт салкынаюы сәбәпле, янгын чыгу куркынычы артты. Бу җылыту приборларын актив куллану белән бәйле. Мичләрне һәм электр приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу фаҗигагә китерергә мөмкин. Бик сак булырга кирәк, - дип ассызыклады Питрәч районы буенча  күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Пушков.
Быел инде 4 янгын очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса