Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яманлык эзсез югалмас

Бу дөньяда төрле кешеләрнең хәлләренә кызыгырга мөмкин.

Берәүләр – бай, икенчеләр – танылган, өченчеләр – дәрәҗәле кеше булып тормыш алып бара. Әмма кешеләрдә иң сокландыра торган сыйфат – ул аларның көчле рухлы, ныклы ихтыярлы, иманлы, кешелекле булулары, чөнки байлык, матурлык, дәрәҗә – вакытлыча. Хәтта алар гомерлек булсалар да, барыбер вакытлыча гына, чөнки бу дөнья нигъмәтләре билгеле бер вакытка гына бирелгән, бу дөньяда без кунак кына. Ә менә иманлы, кешелекле булып яшәвебез ике дөнья бәхетенә дә сәбәпче булачак. Андый кешеләргә бик тә авыр, билгеле, чөнки бу тормышта кешелек сыйфатларын саклап калу җиңелләрдән түгел. Бу кешеләр башкаларга карата мәрхәмәтле, Раббыларына шөкерле булулары белән аерылып тора. Аларның уңышлары: бу дөньяга вакытлыча гына килгәннәрен аңлап, һәр хәлдә дә сабырлык күрсәтүдә, Аллаһы биргән гомерләрен яратып, кешеләргә үч сакламыйча яши белүдә. 
Кызганыч, еш кына нәкъ шундый кешеләр күпләрдә көнчелек хисләре тудыра. Бер караганда, башкалардан артык яклары юк, булдыра алганча тормыш алып бара, тырыша, хәрәмгә керми, алар өчен әз булса да, хәләл мал кадерле. Тик кайберәүләр мондый кешеләрнең «абынуын» тели, алай гына да түгел, «тормыш тәгәрмәченә» таяк кыстырырга бер форсат кына көтеп йөри. Әмма яманлык кылып, моны беркем белмәде, дип уйлаучылар Коръәни Кәримнең әлеге аятен белми ахыры. Раббыбыз: «Аллаһы залимнәр кылган нәрсәләрне белмидер, дип уйлама...», – дип әйткән.  
«Ибраһим», 14:42
Халкыбызда: «Кырын эш кырык елдан соң да беленә», – дигән мәкаль бар. Әгәр берәү яманлык кылса: кемнеңдер өлешенә керсә, аңа яла якса, намусына тап төшерергә теләсә, аны авыр хәлдә калдырса һ. б. начарлыклар эшләсә, максатыма ирештем, дип җиңел суларга ашыкмасын, чөнки аның яманлыгы эзсез югалмаячак. Раббыбыз Коръәндә:
«Кем дә кем [дөньяда] зәррә авырлыгы кадәр генә начарлык кылса, аны [Ахирәттә] күрәчәк», – дип әйткән. 
«Әз-Зәлзәлә / Җир тетрәү», 99:8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса