Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ямьле Сабантуйлары мәйданнарга чакыра!

Татар халкының милли бәйрәме килеп җитте. Сабантуй инде күптәннән башка милләт вәкилләренең дә яраткан бәйрәме һәм ул халыклар дуслыгы символына әверелде. Аны кечкенә авылларда да, зур шәһәрләрдә дә зурлап билгеләп үтәләр. Безнең районның үзәгендә – Питрәчтә төп Сабантуй быел 8 июньгә билгеләнгән.

Иртәгә питрәчлеләрне наратлыкта күңелле чараларга бай көн көтә.  Күпләр Сабантуйның  кайчан үтәчәген бер-берсеннән,  тирә-юньдәгеләрдән сорап беләләр, әмма моннан хәбәрдар булмаганнар да бар, әгәр  шимбә ялларын ничек үткәрү турында баш ватасыз икән, бу мәсьәлә хәл ителгән дип  санагыз – дусларыгыз яки гаиләләрегез белән Сабантуйга  юл алыгыз.
Вакытлар узу белән  күңел ачу программасына билгеле бер үзгәрешләр кертелә, традицион йолаларны да онытмыйлар, әмма аларга яңа төсмерләр өстиләр, аларны заманча рәвешкә китерәләр. Күп кенә авылларда  әлегә кадәр   инде күптәннән онытылып барган кайбер йолаларны үткәрәләр. Мәсәлән, Салкын Чишмәдә Сабантуйга бүләкләр җыю традициясе яшәп килә. Шушы көннәрдә яшьләр һәр өйгә кереп кулъяулык,  сөлге, яулыклар, конфетлар җыйды. Боларның барысын да җирле бәйрәмдә катнашкан төрле конкурсларда катнашучыларга призлар сыйфатында бүләк итәчәкләр.
Сабантуй - ул күңелле очрашулар гына  түгел. Аның күп гасырлык тарихы бар, һәм иң мөһиме игенчеләр белән бәйле. Шуңа күрә 10.00 сәгатьтә узачак Сабантуйның тантаналы ачылышы да авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары хөрмәтенә флаг күтәрүне, ветераннарны хөрмәтләү, шулай ук 2019 елда язгы кыр эшләренә йомгак ясауны күздә тота. Аннан соң  «Гасырлар аша килгән  Сабан туе» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк.
Иртә йокыдан торырга яратмаучылар да борчылмасын, чөнки күңел ачуның иң кызган чагы 11.30 сәгатьтә башлана. Кызу спорт ярышларын яратучылар, һичшиксез, милли көрәш буенча турнир уздыру урынына җыелачак. Шунысы игътибарга лаек, күп кенә җанатарлар ярышлар ахырына кадәр үз урыннарыннан купмыйлар. Балаларның  «Әти кайда?» дигән сорауларына җавап бер: гадәттә, ир-атларны, абыйларны, әтиләрне, малайларны мавыктыргыч көрәш һәм ярышлар үткән урында табарга була. Батырларны бүләкләү тантанасы бәйрәм тәмамланыр алдыннан -15.30 сәгатьтә узачак.
12.00 дә ипподромда ат чабышлары башлана. Тамашаны һәрвакыт күзәтеп торырга күп тамашачы җыела. Бу юлы иң яхшы җайдак бүләккә тай алачак.
Мавыктыргыч программаның иң зур өлеше үзгәрешсез кала: «Йомырка белән йөгерү», «Чиләк-көянтә белән  йөгерү», «Бумадагы сугыш», «Тәңкәне тап», «Әтәчне ал» һәм башкалар. Шулай ук Наратлык урманында гер күтәрү, мас-рестлинг, армспорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен дә шөгыль табылачак. Аркан тарту, перекладинага тартылу, авыш колга аша узу, сумо кебек ярышларда үзләрен сынап карап яки якын дуслары өчен җан ата алачак.
Татар эстрадасын яратучылар өчен безнең яңалык бар -  төп сәхнәдә  питрәчлеләр алдында Айдар Галимов, Рафаэль Якупов, Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина дуэты чыгыш ясаячак. Җирле биючеләр дә, җырчылар да иҗади номерлар белән сөендерәчәк, ә кече сәхнәдә 12.00дән 15.00 сәгатькә кадәр район үзешчәннәре концерты узачак.


Бүген, 7 июньдә, Сабантуй Татар Тау Иле авылында - 17.00 сәгатьтә, Салкын Чишмә авылында - 18.00 сәгатьтә узачак. 8 июнь көнне  милли бәйрәм Чыты авылында - 15.30 сәгатьтә, Кибәк Иле авылында - 16.00 сәгатьтә һәм Татар Казысында - 17.00 сәгатьтә  узачак. 9 июнь көнне Пимәрдә - 10.00 сәгатьтә, Ленино-Кокушкинода - 11.00 сәгатьтә, Шәледә - 14.00 сәгатьтә  һәм Күндә - 11.00 сәгатьтә башланачак  Сабантуй бәйрәменә чакырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса