Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгыннарны булдырмас өчен гап-гади кагыйдәләрне үтәгез

Узган атнада безнең районда ике янгын булды - 13 июнь көнне Колай авылында сарай, ә 14 июнь көнне Татар Тау Илендә мунча янды. Зыян күрүчеләр юк, ут торак йортларга кадәр килеп җитмәде. Питрәч районында һава торышы коры булу сәбәпле, югары янгын куркынычы саклана.

Халыктан янгын куркынычсызлыгы буенча мәҗбүри таләпләрне үтәргә чакырабыз.  Янгын чыгу өчен шартлар тудырмагыз. Ачык ут кулланудан, учак ягудан һәм янгын куркынычы булган эшләр башкарудан тыелыгыз. Ягулык чүп-чарын һәм коры үсемлекләрне вакытында чистартыгыз. Торагыгызны беренчел янгын сүндерү чаралары һәм шәхси янгын хәбәр иткечләре белән җиһазландырыгыз. Янгын чыгу куркынычы турында балалар белән даими рәвештә аңлату әңгәмәләре үткәрегез, янгын килеп чыккан очракта үзләрен ничек тотарга кирәклеген аңлатыгыз, ут белән уйнауның нәтиҗәләре һәм шырпы белән уйнарга ярамаганлыгы турында сөйләгез. Кечкенә яшьтәге балаларны һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өйдә караучысыз ялгызларын гына калдырмагыз, спиртлы эчемлекләрдән файдаланмагыз!
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X