Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яраткан эшең белән шөгыльлән һәм хыялларыңны тормышка ашыр

Кешедәге талантның чикләре юк. Без барлык уй-ниятләрне тормышка ашыра алабыз, моның өчен бары тик теләк, фантазия генә кирәк. Царевода яшәүчеләрне гадәти булмаган товарлар һәм хезмәтләр белән шаккатырдылар. Үзмәшгульләр - отышлы шартларда эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр.

Ярминкә кунакларын үз куллары белән ясалган уникаль сувенирлар, шулай ук төрле тәм-томнар белән сөендерделәр.
Гаҗәеп тортларны татып карарга теләүчеләр бик күп иде.
- Минем төп эшем - сату түгел, мин кулинария мастер-класслары үткәрәм, тәмле, шул ук вакытта бик матур тортлар ясарга өйрәтәм. Кондитер әйберләренең гадәти булмаган дизайны игътибарны җәлеп итә һәм күзләрне камаштыра, күргәнегезчә, аларның барысын да сатып алып бетерделәр диярлек. Халык минем иҗатымны ачык күрә, мастер-классларга чакыруны бик теләп кабул итәләр.
Ләйсән Шаһиәхмәтова ярминкә кунакларына да кондитер сәнгате буенча берничә дәрес бирде. Безгә балачактан кулинария белән мавыгуы турында әйтеп узды ул.
- Мин әзерләгән беренче торт «Гөлбану» дип атала иде. Әниемнең исеме шулай. Мин үземнең дебют кулинария иҗатын аңа багышладым. Әмма беренче коймак, белгәнебезчә, төерле була – минем дә эшем барып чыкмады. Шул чакта мин хәтта елап та җибәрдем. «Кайгырма, кызым, барысы да алда, бар да чынга ашачак, бары тик бирешмә, үзеңне кабат сынап кара», - дип тынычландырды мине әни. Һәм менә бүген минем хыялым чынга ашты. Мин инде 20 еллап хисапчы булып эшләсәм дә, кулинария белән кызыксынудан туктамыйм, минем идеяләрем күп, илһам килеп кенә тора һәм бу бик мөһим. Һөнәр һәм мавыгуны бергә алып бару шактый җиңел бирелә миңа. Минемчә, үзмәшгульләрнең шартлары бик отышлы. Беркемнән дә яшеренмичә ирекле рәвештә яраткан һәм табышлы эш белән шөгыльләнәсең, - диде Ләйсән.
Үзмәшгульләр ярминкәсендә балаларның да күңелләрен күрделәр, аларның бер өлеше битләренә аквагрим ясата торган өстәл янына җыелды, ә икенчеләре әниләренең карамельле попкорн яки татлы мамык сатып алуын көтте. Ә олылар ул арада сыр, кипкән җиләк-җимеш тә татып карады, ясалма сувенирлар сатып алды. Шулай ук кунаклар декреттагы әниләр өчен бизнес-пикник, йога буенча мастер-класс оештырдылар, шулай ук «үзмәшгульлек» төшенчәсе буенча консультацияләр бирделәр, теләүчеләрне шунда ук теркәделәр.
- Үзмәшгульлекнең уңай яклары турында күп ишеттем. Салымнарның күләме зур түгел – физик затларга сатудан 4 процент, юридик затларга сатудан 6 процент тәшкил итә. Кәгазь эшләре дә юк, «Минем салым» кушымтасында теркәлергә генә кирәк. Бүген теркәлергә булдым, - диде Оксана Мирова. Ул агачтан оригиналь сувенирлар ясый. Царевода да продукциясен тәкъдим итте.
- Үзмәшгульләр ярминкәсен без инде икенче тапкыр оештырабыз, беренче тапкыр ул Богородск авыл җирлегендә узды, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Дамир Байгильдин. - Халыкка үзмәшгульләр продукциясе ошый, алар тәкъдим ителгән товар белән кызыксыналар, сатып алалар. Шулай ук кешеләрнең үзмәшгульләренең эшен, бу режимның өстенлекләрен үз күзләре белән күрүләре дә әһәмиятле. Бәлки, аларның үрнәгендә кайберәүләр шулай ук үз эшләрен ачып карарга һәм эшмәкәрлекнең яңа режимы буенча эшләргә теләр. Хәзерге вакытта районда 400гә якын үзмәшгуль теркәлгән.
Дамир Байгильдин мондый ярминкәне районның зур авылларында оештыруны дәвам итәчәкбез дип билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса