Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яраткан укытучыбыз, укытучыларның остазы, Татарстанның атказанган укытучысы Абдрәхимова Язилә Харис кызының бик матур юбилее

Язилә апай 1938 нче елның 17 нче сентябрендә укытучы Харис абый белән данлыклы , халык күңеленә "Доктор Мәрьям" - дигән исем белән кереп калган , Мәрьям гаиләсендә дөньяга килә.

Язилә апай 1938 нче елның 17 нче сентябрендә укытучы Харис абый белән данлыклы , халык күңеленә "Доктор Мәрьям" - дигән исем белән кереп калган , Мәрьям гаиләсендә дөньяга килә.
1953 - 1957 нче елларда Казан педагогия көллиятендә белем ала.
1958 - 1964 нче елларда Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының , татар филологиясе факультитында укый.
1957 - 1997 нче елга кадәр Шәле мәктәбендә үзенең гомерен (40ел) балалар укытуга багышлый. Шуның 20 елын уку - укыту эшләре буенча мөдир урынбасары булып лаеклы хезмәт итә !
Язилә апай лаеклы ялга чыккач та тик кенә ятмый , авыл ветераннар советы белән җитәкчелек итә."Ел хатын - кызы " - бәйгесендә дипломант.Медальләренең , диплом , мактау кәгазьләренең исәбе - хисабы юк.
Язилә апай Габдулла абый белән 3 балага гомер бүләк итә.Балаларының да һәрберсе югары белемле укытучылар , табиблар.Бүгенге көндә 7 оныклары , 8 оныкчыклары Язилә апайның тормышын төсләргә баетып , бизәп торалар .
Язилә апай бүгендә армый - талмый үз халкына хезмәт итә, күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибә. Моның дәлилләре булып ,язган 21 китабы тора.Шулардан 15 е укытучыларга методик ярдәмлекләр булса, калган алтысы хикәчләр , шигырьләр тупланган киң күләмле китапла. Менә алар :1) "Мәхәббәт мәңгелек"
2) "Күңел дәфтәрен актарганда"
3)"Бәхет! Бәхет таптым !"
4) "Көзге"
5)"Тормыш - чәнечкеле гөл"
һәм әле яңа гына табадан төшкән китабы , юбилеена зур бүләк

6) "Дошманнарыма рәхмәт" - дип атала.
Язилә апайның китапларын укысаң аерылып китә алмыйсын .Язу алымы үзенчәлекле , табигать күренешләрен бик матур тасфирлый , сүзләргә бай.Кыскасы , чын талант иясе !
Язилә апай бик бәхетле! "Әни" - дип өзелеп торган балалары, "Дәү әни" - дип килеп сыенучы оныклары, оныкчыклары бар.Авыл халкының олысыннан алып кечесенә кадәр хөрмәт итә. Әле 3-4 көн элек кенэ бер торкем укучылары килеп, табигатькә чыгып бәйрәм ясаганнар! Шул бәхет бит инде ул!
Язилә апайның бик тә туган авылы Шәлегә багышланган шигыренә көй яздыру хыялын да улы Ирек тормышка ашырган. Бик матур, Шәле гимны булырдай "Эх Шәле, Шәлем " - дигән җыр яңа гына яраткан укытучыбызның туган көненә табадан төшкән. Бераз соңырак ул җырны да ишетербез Алла бирса!
Хөрмәтле, кадерле Язилә апай! Сезне бөтен Шәле халкы исеменнән дә туган көнегез белән тәбрик итәбез! Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз өчен , язган китапларыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез! Саулык-сәламәтлек , озын гомер, күңел тынычлыгы, иҗат уңышлары теләп калабыз. Без сезне яратабыз, сезнең белән горурланабыз. Туган көнегез котлы булсын Язилә апай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Абдрәхимова Язилә Харис кызы, юбилей