Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярминкә товарларның күп булуы белән җәлеп итте

Көз - табигатьнең сихри матурлыгын гына түгел, мул уңыш та бүләк итүче искиткеч алтын чор. Питрәчтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча көзге ярминкәләр старт алды.

Беренче көзге ярминкә продукция төрлелеге белән җәлеп итте. Иртәнге җидедә үк кешеләр бәрәңге, ашлык, печән артыннан килә башлады. Гадәттә, мондый продукция тиз сатып алына.
Алмаз Җәләлов Буа районыннан килгән. Ул питрәчлеләргә шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан яшелчә тәкъдим итте. Ел аеруча уңышлы булды, диде ул.
- Быел кәбестә, бәрәңге, чөгендер бик уңды. Ә суган һәм баклажан Волгоград өлкәсеннән. Үзем барып, кырдан төяп, Питрәч районы халкын куандырыр өчен алып кайттым! - ди Алмаз Җәләлов.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, нигездә, киштәләрдә җирле җитештерүчеләр продукциясе булды. Барысы да арзан бәядән - сөт һәм ит продукциясе, балык, бал. Күн авылыннан Нурисә Рәфыйкова үз крестьян-фермер хуҗалыгында үстергән бройлер-казлар һәм чеби-бройлер итен ярминкәгә алып килгән.
- Безнең продукциягә сорау зур. Аерым түшкәләр белән дә, бөтен килеш тә сатабыз. Казларны, мәсәлән, никах яки яңа ел бәйрәмнәренә сатып алалар, - ди Нурисә Рәфыйкова.
Ә Татьяна Ананьева беренче көзге ярминкәдә бал тәкъдим итте. Аларның умарталыгы Чыты авылыннан ерак түгел урнашкан.
- Чәчәк балы яхшы. Сыйфатлы, экологик чиста продукт, - дип мактады ханым үз продукциясен.
Ярминкәдә тагын берничә умартачы бал тәкъдим итте. Оештыручылар киләсе җомгада бал ассортименты тагын да киңәячәк, дип вәгъдә итәләр.
- Мин авыл хуҗалыгы ярминкәләренең даими кунагы, һәрвакыт канәгать калам, тәмле дә, файдалы да, - дип билгеләп үтте Анатолий Петров. - Кызганыч, үз бакчабызда яшелчә үстерергә вакыт юк, хатыным белән без гел эштә. Тормыш ритмы үз шартларын куя. Шуңа күрә безнең бакча чәчәкләргә генә күмелә. Шуңа да карамастан, без бары тик табигый, сыйфатлы продуктлар белән генә тукланырга тырышабыз. Бүген бәрәңге, суган, кишер, шулай ук сөт, ит сатып алдым, - диде ул.


Питрәчтә авыл хуҗалыгы ярминкәләре ике атна саен узачак. Алар декабрь аена кадәр дәвам итәчәк. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, район үзәгендә һәм Ленино-Кокушкинода ярминкә 4 октябрьдә узачак. Бу көнне өлкәннәр өчен сатып алынган продукцияне өйләренә бушлай илтеп бирү оештырылачак. Шулай ук ярминкәләрне 11 һәм 25 октябрь көннәрендә үткәрү планлаштырыла.
Районда яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр 6 һәм 13 октябрьдә "Светлый" торак комплексында оештырылачак.
Питрәчтә яшәүчеләрне ярминкәләргә 8 һәм 22 ноябрьдә, 6 һәм 20 декабрьдә чакыралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса