Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь белгечкә рәхмәт белдерелде

“Бердәм исәп-хисап үзәге – Татэнергосбыт” ҖЧҖ башлыгы Игорь Товкалев торак-коммуналь хуҗалык тармагында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин имзалаган Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Игорь Товкалев - тумышы белән безнең районнан. Питрәч беренче мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан Федераль университетының икътисад һәм финанслар институтына укырга кергән. Дипломын уңышлы гына яклаганнан соң Ватан алдындагы бурычын үти – Балтыйк флотында хезмәт иткән. Яшь егет хәрби хезмәтен үтәп кайтканнан соң исәп-хисап үзәгенең баш бухгалтеры булып эшкә урнаша. Кыска вакыт эчендә үзен оста белгеч, җаваплы хезмәткәр буларак күрсәтә һәм ярты елдан соң аны югары вазыйфага билгелиләр. Игорь Товкалев өч ел дәвамында Питрәч Бердәм исәп-хисап үзәге җитәкчесе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X